16+

Милеккә хокукны электрон рәвештә теркәсәң – чыгымнар 30 процентка кими?!

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә быелның июнь аеннан башлап, күчемсез милекне теркәү, сату-алу эшләрен электрон тәртиптә ягъни Интернет челтәре аша да башкарып була.

Милеккә хокукны электрон рәвештә теркәсәң – чыгымнар 30 процентка кими?!

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә быелның июнь аеннан башлап, күчемсез милекне теркәү, сату-алу эшләрен электрон тәртиптә ягъни Интернет челтәре аша да башкарып була.

- Кәгазь документлар тарихка күчә бара, электрон рәвештәге хезмәт төреннән шикләнмәскә кирәк, - диде Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов , "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Росреестрга милеккә хокукларыңны теркәтү документларын электрон рәвештә тапшырсаң, гражданнарга дәүләт пошлинасы түләүдә 0,7 коэффициенты гына кулланыла, чыгымнар 30 процентка кими.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның актив теләктәшлегендә республикада электрон хезмәт күрсәтү тормыш-көнкүрешебезгә елдан-ел ныграк үтеп керә бара. Бу юнәлештә без Россия төбәкләренә үрнәк. Республика буенча Росреестр идарәсе дә электрон хезмәт күрсәтүләрдә иң яхшы федераль ведомство дип бәяләнгән. Идарә ведомствоара эшләрнең инде 80 процентын электрон тәртиптә башкаруга күчкән.
Быелның 12 октябреннән банклар, иминият компанияләре һәм нотариаль конторалар дәүләт күчемсез милек кадастрындагы (ГКН), шулай ук бердәм дәүләт реестрындагы күчемсез милеккә хокук һәм күчемсез милек белән башкарылган алыш-бирешләр (ЕГРП) турындагы белешмәләрне Росреестрдан үзләре соратып алырга тиешләр. Клиентка әлеге чыганаклардан белешмә-документларны язма ягъни кәгазьдәге рәвештә алып килергә кушу инде законлы хокукларны бозу санала.
Альберт Хәйретдинов әйткәнчә, ипотекага һәм өлешле төзелешкә, мираска кагылышлы килешүләр турындагы белешмәләрне дә электрон тәртиптә соратып алдырырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең rosreestr.ru рәсми сайтына халыкка кирәкле барлык мәгълүмат урнаштырылган.
Идарәнең бүлек җитәкчесе Ада Зәйдуллина сөйләгәнчә, милеккә хокукны электрон рәвештә теркәүнең ансат һәм экономияле алым булуын әлегә коммерция оешмалары, җирле үзидарә органнары, нотариуслар һәм ведомстволар гына яхшы аңлап өлгергән.

- Гражданнар арасында электрон имзасы булган кешеләр аз. Электрон имза белән генә Росреестрдан белешмәләр соратып алырга, милеккә хокукны теркәү эшләрен башкарырга була, - дип искәртте Ада Зәйдуллина.
Раслаучы үзәкләрдә электрон имза эшләтеп алырга була. Аларның адреслары Росреестрның рәсми сайтында күрсәтелгән, шулай ук Росреестр һәм Кадастр палатасы офисларындагы белгечләрдән дә белешергә мөмкин.


Фото: www.rg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading