16+

«Мин акчаны ни өчен түлим?!» – ди Бөек Ватан сугышы ветераны, I группа инвалид Мисбах Гыймалетдинов

Беркөнне редакциягә Чаллыдан 90 яшьлек укучыбыз Мисбах Гыймалетдинов шалтыратты. «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычым бар, диделәр. Ай саен түләп барам югыйсә.

«Мин акчаны ни өчен түлим?!» – ди Бөек Ватан сугышы ветераны, I группа инвалид Мисбах Гыймалетдинов

Беркөнне редакциягә Чаллыдан 90 яшьлек укучыбыз Мисбах Гыймалетдинов шалтыратты. «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычым бар, диделәр. Ай саен түләп барам югыйсә.

Мин - Бөек Ватан сугышы ветераны, I группа инвалид, миңа ташламалар тиештер бит, бу мәсьәләдә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде», - ди укучыбыз. Сүз арты сүз чыгып, бабайның Гиннесс рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң кечкенә мәчет төзетүче икәне дә ачыкланды.

«Кол Шәриф» малае

Мисбах бабай тумышы белән Нурлат районының Зирекле авылыннан. Бөек Ватан сугышында катнашкан, танк белән Берлинга бәреп керүен әле дә горурланып сөйли. Шул бәрелештә каты яраланган. Озак кына госпитальдә дәваланган. Сугыштан соң, Казан педагогия институтын тәмамлап, пенсиягә чыкканчы, мәктәптә укыткан. Хатыны Минсара апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Гыймалетдиновлар гаиләсе Чаллыга 1990 елларда күченеп килә. Шул чакта ук мәчет салдыру нияте була Мисбах бабайның.

- Мәчет - беренче чиратта, 1552 елда Явыз Иванга каршы көрәштә, 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында, Әфган, Чечняда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл. 2003 елда тантаналы төстә ачылды ул. Мәчет төзелешендә җирле халык та катнашты. Ул чакта бик җитештә яшәдек. Умартачылык белән дә шөгыльләндек. Хатыным белән икебезгә пенсияне дә яхшы түләделәр, шөкер. Акчаны кая куйыйк? Изге эшкә сарыф ителсен дип, шундый мәчет салдырырга булдым, - ди Мисбах бабай.

Мисбах абый төзеткән мәчет Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.

Мәчет Чаллының 39нчы мә­хәлләсендә урнашкан. Халык телендә ул «Кол Шәриф» малае дип йөртелә. Чынлап та карап торышка, Казандагы «Кол Шәриф» мәчетен хәтерләтә. Изге йортның биеклеге - 10 метр, дүрт манарасы бар. Бинаның гомуми мәйданы - 25 квадрат метр. Анда берничә генә кеше сыя. Шуңа да карамастан, төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә килеп, йөзләгән кеше дога кыла, намаз укый монда. Мәчеттә 200дән артык экспонатны туплаган музей да эшли.
90 яшендә булуына карамастан, Мисбах бабай тик ятмый. «Күперләр, мәчетләр салырга булышам, мохтаҗларга ярдәм итәм», - ди. Балалары төрле шәһәрләргә китеп төпләнгәннәр. Бүген Мисбах бабай ялгызы гына яши.

Ничек тели, шулай түли
Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча аңлашылмаучанлыкларны ачыклау өчен, әңгәмәдәшебез яши торган йортка хезмәт күрсәтүче Чаллы шәһәренең 2нче номерлы исәп-теркәү үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Әлеге оешманың җитәкчесе Ландыш Гыйниятуллинага Мисбах бабай яхшы таныш булып чыкты.

- Аның бурычлары чынлап та бар, әмма барысы да квитанция­дә күрсәтелгән сумманы тиешенчә түләмәве аркасында килеп чык­кан. Ничек тели, шулай эшли ул. Еллар дәвамында тиешле сумманы түләп бармаганга, бурычы җыелган, - дип аңлатты «ШК»га Ландыш Гыйниятуллина.

Чаллы шәһәренең өйдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән хезмәткәр Фирдәвес Абдуллина Мисбах бабайның хәлен белеп йөри. Ул, закон нигезендә, ветеран, I группа инвалид бабайга бушлай социаль ярдәм күрсәтә. Атнасына ике тапкыр килеп булыша, идәнен юа, даруларын алып килә.

- Продуктларны Мисбах бабай үзе ала, коммуналь хезмәтләргә дә үзе түли. Чит кешеләргә ышанмый. Бик сак. Миңа да суыма агу сипмәгәнсеңдер бит, башым әйләнә, дип шаяртканы бар. Аллам сакласын, 15 ел буе социаль яклау өлкәсендә эшлим югыйсә. Мондый сүзләрне ишетү күңелемә авыр булса да, сүз әйтмим, Мисбах бабайны җайлап кына торам. Үзе бик акыллы, башлы ул. Өендә дә бар җиргә камера урнаштырган. Коммуналь хезмәтләрне түләү буенча аңлашылмаучанлыкларны хәл итәргә мине дә берничә тапкыр җибәрде, ул кая кушса, шунда барам, каршы килгәнем юк, - ди Фирдәвес ханым.

РS. Укучыбыз: «Миңа коммуналь түләүләрне күп язалар, сугыш ветераны буларак, ташламалар тиеш», - дип мөрәҗәгать иткән иде. Мисбах бабай, сезгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанциядә тулы бәя языла, сез аны шунда күрсәтелгәнчә түләргә дә тиеш, ә менә Бөек Ватан сугышы ветеранына каралган 50 процент ташлама, түләнгән акчалардан чыгып, социаль яклау бүлеге аша кире кайта.

Фото: evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading