16+

Өлкәннәр өчен хоспис төзелә

Татарстанда Анжела Вавилова исемендәге бердәнбер хосписка төрле районнардан ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә.

Өлкәннәр өчен хоспис төзелә

Татарстанда Анжела Вавилова исемендәге бердәнбер хосписка төрле районнардан ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә.

Кызганыч, бер хоспис кына республика өчен аз. Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов әйтүенчә, бүген Татарстанда 20 меңнән артык кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ.

Шуны истә тотып Казанда тагын бер хоспис сала башлаганнар.

– Әлеге хоспис 60 урынга исәпләнгән. Кызганыч, паллиатив ярдәмгә мохтаҗлар саны елдан-ел арта. Хосписларга ихтыяҗ киләчәктә тагын да күбрәк булачак. Онкология авырулары белән күпме көрәшсәк тә, ел саен авыручылар саны 20 процентка артып бара. Хосписның иң аскы катында чишенү, гыйбадәт кылу, вафат булганнар белән хушлашу урыны, морг булачак. Анысы инде әзер. Беренче катта уртача 21 көн дәвалануга исәпләнгән урыннар, икенче кат озак вакыт биредә ятучылар өчен. Монда ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлдәге кешеләр киләчәк. Авыру әти-әниләрен калдырырга урын булмаганда балалары хосписка мөрәҗәгать итә ала. Җир бүлеп бирелде, булган акчаны кулланып эшкә керештек. 100 миллион сумлык эш башкарылды. Тик менә пандемия дә үзенекен итте ахры, акча бетте. Шуңа “Игелекле төбәк” дигән хәйрия акциясен башладык. Без 116нчы регион. Республикадагы һәр кеше 116 сум гына акча күчерсә дә, тамчыдан күл җыелыр иде. 116 сумга бер себерке дә алып булмый бит хәзер, – ди Владимир Вавилов

Ә ярдәм итүчеләр бар, кем ничек булдыра ала. Әнә бер әби атнасына өч тапкыр унар сум күчерә икән. “Эш акчада түгел, кешенең йөрәгендә, яхшылык эшлисе килүдә”, – ди Владимир Вавилов. Аның хыялы киләчәктә балалар өчен койкалар санын арттыру, Түбән Камада, Әлмәттә паллиатив ярдәмгә мохтаҗ авырулар өчен хоспислар булдыру.

Балалар ник мин үләргә тиеш дип әнисенең күзләренә караганда нәрсә дип җавап дияргә белмәү – иң авыры. Бездә сакчыдан алып җитәкчегә кадәр психолог. Авыруларны тынычландыру мөһим. Алар бернинди авырту да тоймаска тиеш. Кайбер гаиләләрдә авырулар туганнарына авырлык китермәс өчен ашамаска тырыша, памперсны сирәгрәк алыштырырга туры килсен өчен су аз эчә. Мин хезмәткәрләремә берегез булса да авыруны караудан чиркансагыз, эштән куам, дип кисәттем. Нинди халәттә булса да кеше үзен кеше итеп тоярга тиеш. Авыру олысына, кечесенә карамый. Кешелекле булыйк, – ди Владимир Вавилов.

Икенче хоспис төзергә ярдәм итәргә теләүчеләр Казан хосписы сайтына кереп анда күрсәтелгән үзенә җайлы юл аша акча күчерә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading