16+

Планшет уңайлы, әмма зыянлы

Бүгенге көндә модага кереп киткән планшет компьютерлар яңа авыру китереп чыгарган.

Планшет уңайлы, әмма зыянлы

Бүгенге көндә модага кереп киткән планшет компьютерлар яңа авыру китереп чыгарган.

Ә планшетлардан бүген кем генә файдаланмый: эшмәкәрләр һәм студентлар, олы җитәкчеләр, ирләр һәм хатын-кызлар, яшьләр һәм олылар да аның белән эшләргә ярата. Күпләрне ул үзенең уңайлы булуы белән җәлеп итә. Әмма һәр нәрсәнең ике ягы бар: бу компьютер белән эшләүче күп кешедә табиблар терәк-хәрәкәт системасының зарарлануына игътибар итә. Авыру компьютерда эшләгән вакытта кешенең гәүдәсен дөрес тотмау аркасында килеп чыга. Белгечләр үзләре дә, iPad белән эшләгәндә гәүдә өчен уңайлы халәтне сайлау бик авыр, диләр. Планшет компьютер, нигездә, файллар карау өчен билгеләнгән. Ә күпләр аны текстлар җыю, хатлар язышу өчен дә куллана. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы озак вакыт җайсыз халәттә торырга мәҗбүр була, ә бу муен тирәсенең авыртуына китерә. Планшет компьютер кулланучылар арасында иң киң таралган авыру - «кабатланулы эштән алынган травма». Беренче чиратта сеңерләр зыян күрә. Бу авыруны «туннель синдромы» дип атыйлар. Ул кеше озак вакыт планшет тотып, клавиатурага баскалап утырса барлыкка килә. Бу вакытта беләзек сөягендәге урта нерв кысыла. Имән бармак белән һаман саен планшет экранына төртеп утыру мускул һәм сеңерләрне җәрәхәтли. Табибларның әйтүе буенча, авырулар сул кулның баш бармагы авыртуыннан зарлана, чөнки авырлык нәкъ менә шунда төшә. Кеше шулай ук җилкәләрдә, терсәк буыннарында да авырту сизәргә мөмкин. Табиблар мондый төр авыруга «айпадлы кул» дигән исем кушкан.
Шуңа күрә планшет алсагыз, аны бары тиешле максатларда гына кулланыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading