16+

Пособиеләргә кагылышлы хаталар төзәтелде

Нәкъ бер ел элек, 1 июльдә эшкә вакытлыча яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә алына торган пособие­ләр турындагы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, пособиеләрне Социаль иминиятләштерү фондыннан ала башладылар. Әлеге үзгәреш­ләр нәрсә бирде соң? Беренчедән, рәсми төстә эшкә урнашкан кешеләр пособиеләрне эш бирүченең финанс хәленә бәйле булмаган көенә дә алу мөмкинлегенә...

Нәкъ бер ел элек, 1 июльдә эшкә вакытлыча яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә алына торган пособие­ләр турындагы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, пособиеләрне Социаль иминиятләштерү фондыннан ала башладылар. Әлеге үзгәреш­ләр нәрсә бирде соң?

Беренчедән, рәсми төстә эшкә урнашкан кешеләр пособиеләрне эш бирүченең финанс хәленә бәйле булмаган көенә дә алу мөмкинлегенә ия булды. Яңалыкның уңай якка үзгәрешен, беренче чиратта, хезмәт хакы тоткарланып килүче оешма эшчеләре сизде. Хәзер акча эш бирүчедән бөтен кирәкле белешмәләр кабул ителгәннән соң ун календарь көне эчендә күчерелә. Банк счетларында картотекалары булган очракта да эш бирүче-­иминиятләштерүче пособие билгеләр өчен кирәк булган барлык документларны Социаль иминиятләштерү фондына электрон юл аша тапшыра. Һәм эшчегә пособиене фондның төбәк бүлеге филиалы түли. Бер ел эчендә Татарстанда 12 млрд сум күләмендә 1,4 млн пособие түләнде. Эш бирүче тарафыннан да якынча шушы кадәрле пособие түләнә иде. Шунысы мөһим - алар үз вакытында, бернинди тоткарлануларсыз, һәр айның беренче көннәрендә үк күчерелде.

Дөрес, пилот пректының беренче этап­ларында кыенлыклар да булды. Укыту, өйрәтүләргә карамастан, реестрларны һәм документларны электрон рәвештә тутырганда, иминиятләштерүчеләр тарафыннан хаталар да киткәләде. Якынча 40 процент реестр эшләп бетерер өчен кире кайтарыла иде. Август-сентябрь айларында кешеләрдән пособиеләрне тоткарлаулар буенча шикаятьләр саны артты. Әлеге җитешсезлекләрне анализлау, хаталарны төзәтү өстендә зур эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә бүген респуб­ликада иминият түләүләре уңышлы эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading