16+

Республикада 15 меңнән артык йортны капиталь төзекләндерү көтә

Татарстанда узган ел, торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча, 2043 елга кадәрге чорга исәпләнелгән төбәк программасы старт алган иде. Шушы программа кысаларында нинди эшләр башкарылуын белү өчен республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фроловка мөрәҗәгать иттек. - Алексей Михайлович, бүгенге көндә программа ничек тормышка ашырыла? - Эш...

Республикада 15 меңнән артык йортны капиталь төзекләндерү көтә

Татарстанда узган ел, торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча, 2043 елга кадәрге чорга исәпләнелгән төбәк программасы старт алган иде. Шушы программа кысаларында нинди эшләр башкарылуын белү өчен республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фроловка мөрәҗәгать иттек. - Алексей Михайлович, бүгенге көндә программа ничек тормышка ашырыла? - Эш...

Татарстанда узган ел, торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча, 2043 елга кадәрге чорга исәпләнелгән төбәк программасы старт алган иде. Шушы программа кысаларында нинди эшләр башкарылуын белү өчен республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фроловка мөрәҗәгать иттек.
- Алексей Михайлович, бүгенге көндә программа ничек тормышка ашырыла?
- Эш колачы иксез-чиксез әле. Утыз елга исәпләнелгән бу программа буенча республикада 15 387 торак йортка капиталь ремонт үткәрү ниятләнелә. Узган ел 793 йорт яңартылды, эшләрне башкару өчен 4,6 миллиард сум акча тотылды, шуның ике миллиарды - торак милекчеләреннән кергән коммуналь түләүләр акчалары.
«Торак-коммуналь ху­җалык реформасына те­ләктәшлек фонды турында»гы федераль закон нигезендә, без Татарстанда күпфатирлы торак йортларга 2008 елда ук капиталь ремонт үткәрергә керештек инде. Алты ел эчендә 11 мең 852 йорт төзекләндерелде, 3858 мең лифт һәм лифт шахтасы яңартылды.
Быел капиталь ремонт программасына 42 районда күпфатирлы 999 торак йорт кертелде, 183 йортта эшләр инде тәмамланды.
- Капиталь ремонт барышында нинди эшләр башкарыла?
- Федераль закон буенча, күпфатирлы торак йортның эчке инженерлык челтәре: электр, җылылык, газ, су үткәргечләре, лифт һәм лифт шахтасы, түбәсе һәм нигезе, подвалы, йортның тышкы як дивары төзекләндерелә. Татарстан Республикасының капиталь ремонтка кагылышлы законындагы исемлеккә күпфатирлы йортның түбәсен җилләткечле итеп үзгәртү, йортның диварын тышкы яктан җылыткыч чималлар белән тышлау, подъездны төзекләндерү дә кертелгән.
- Торак-коммуналь ху­җалыгына реформа үткәрү буенча төбәк фондының эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
- Төбәк фонды республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе базасында 2013 елда оештырылды, барлык муниципаль районнарда да казна счетлары (казначейские счета) ачылды. Торак йортларга «капиталь ремонтка» дип тәгаенләнгән федераль, республика һәм муниципаль финанс чыганаклары шушы счетка туплана. Татарстанда 2010 елдан башлап, капиталь ремонт өчен торак милекчеләреннән дә ай саен акча җыела. Ул торакның бер квадрат метрына биш сум исәбендә алына. Торак милекчесе «капиталь ремонт» өчен дип түләгән һәр сумга федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан 1,3 сумнан 1,7 сумга кадәр акча өстәлә. Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 99 проценты төбәк операторын (фонд) сайлады. Республика хөкүмәте капиталь ремонтка җыелучы акчаларны тәгаен максатларга куллануны һәм инфляция­дән саклау­ны гарантияли.
- Торак милекчеләренең бер проценты «аерым хуҗалык» булып калган алайса.
- Чаллыда - 1, Әлмәттә - 1, Лаешта - 1, Лениногорскида - 3, Түбән Камада - 5, Алабугада - 12, Яшел Үзәндә - 45 һәм Казанда 256 йорт милекчеләре, үзләренең теләкләре буенча, капиталь ремонт түләүләрен банктагы счетка җыялар. Аларның «капиталь ремонт» өчен дип тупланылучы акчаларының һәр сумына төбәк фондындагы кебек федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан өстәмә акча күчерелми. Кайбер милекчеләр банктан акчаны кайчан телибез, шунда алабыз да йортның кирәкле җирен төзәттерәбез, диләр. Ләкин аларның аерым гына җыйган акчалары көннәрдән бер көнне искергән йортларына зурдан кубып капиталь ремонт үткәрергә җитмәячәк. Шунлыктан, мин милекчеләргә капиталь ремонт акчаларын дәүләт гарантиясендәге төбәк операторында туп­ларга киңәш итәм.
- Безнең йортны кайчан төзекләндерерләр икән инде, дип уфтанучыларны ишеткән бар. Капиталь ремонтны якынайтуның берәр чарасы юкмы?
- Республикада капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышында инде 2 601 мең кеше торак шартларын яхшыртты. Яңартылган йортның базар бәясе дә арта. Башкалар моны күрә, көнләшү хисе дә кузгала. Торак йортка капиталь ремонт бинаның физик яктан никадәр таушалганлыгыннан чыгып билгеләнә. Әгәр кайсы да булса күпфатирлы йортта яшәүчеләр капиталь ремонт өчен торакның һәр квадрат метрына биш сум гына түгел, ә тагын да күбрәк акча күчереп, төзекләндерү эшләрен башкарырлык сумманы тизрәк туплап бетерәләр икән, бу очракта капиталь ремонт та якыная. Мондый башлангычларга министрлык тарафыннан теләктәшлек күрсәтеләчәк.
Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов торак йортларны сыйфатлы итеп төзекләндерү һәм графикларны саклау бурычы йөкләде. Капиталь ремонт эшләрендә сыналган подрядчы оешмалар гына катнаша, программаны үтәп чыгачакбыз.
Үзегезнең йортыгызның күпфатирлы йортларга капиталь ремонт буенча төбәк программасына кертелү-кертелмәвен, нинди эшләр башкарылачагын http://minstroy.tatarstan.ru/ сайтыннан карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading