16+

Ришвәтчеләрне тотарга халык ярдәме кирәк

2011 елдан бирле Татарстанда коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрелә. Хәзер Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты чираттагы мониторингка әзерлек эшләре бара. Халык арасында мониторинг уздыру "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" программасының төп пунктларының берсе булып тора. Мониторинг вакытында халыкка,...

2011 елдан бирле Татарстанда коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрелә. Хәзер Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты чираттагы мониторингка әзерлек эшләре бара.

Халык арасында мониторинг уздыру "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" программасының төп пунктларының берсе булып тора. Мониторинг вакытында халыкка, эшмәкәрләргә ришвәтчелеккә бәйле сораулар бирелә. Дәүләт һәм ведомстволар китергән мәгълүматлар нигезендә коррупция булырга мөмкин булган "риск зона"лар ачыклана.

Узган ел явыз ният белән хезмәт урыннарынан файлану очраклары турында Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Президент Аппаратына 55 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 48е җирле үзидарә органнары, 7се министрлыклар һәм ведомстволардагы урындагы кешеләрдән зарланган.

2014 елда коррупцион җинаять кылган өчен 245 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 96сы ришвәт биргән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading