16+

Саф һаваны кемнәр бүләк итә?

Быел Татарстанда парклар һәм скверлар елын билгеләп үтәбез. Бу нисбәттән, шәһәр һәм район үзәкләрендә ял итү урыннарын төзекләндерү һәм яшелләндерү, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыру күздә тотыла. Элек табигатьне пычраталар дип төрле завод фабрика һәм оешмаларны гаепләсәк, быел алар үзләре үк тирә-юньне яшелләндерү эшенә тотыначак. Алар алдына яңа парк һәм...

Саф һаваны кемнәр бүләк итә?

Быел Татарстанда парклар һәм скверлар елын билгеләп үтәбез. Бу нисбәттән, шәһәр һәм район үзәкләрендә ял итү урыннарын төзекләндерү һәм яшелләндерү, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыру күздә тотыла. Элек табигатьне пычраталар дип төрле завод фабрика һәм оешмаларны гаепләсәк, быел алар үзләре үк тирә-юньне яшелләндерү эшенә тотыначак. Алар алдына яңа парк һәм...

Бүгенге көндә бу проект өстендә эш башланган инде. Мәсәлән Казанның Химиклар мәдәният сарае янындагы паркны карау эшен "Оргсинтез" заводы үз өстенә алган. Ял зонасын тәртипкә китерү өчен заводтан акча бүлеп бирелгән инде. Әлегә төзәтү эшләре бара. Биредә җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак, киртәләр тотылачак, агачлар һәм куаклар утыртылачак. Күптән түгел балалар һәм спорт мәйданчыкларын тәртипкә кертә башлаганнар. Соңрак үзәк аллеяне яңартырга җыеналар.

Казанның иң борынгы урыннарыннан булган "Крылья советов" паркын яшелләндерү һәм яңарту эшенә берничә оешма алынган. Моның өчен махсус берлек төзелә. Алар арасында Казан вертолет заводы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы да бар. Яңарту эшләре шушы атналарда башланачак. Биредә фонтанны торгызу, Ленин һәйкәлен сафка бастыру , танылган кешеләргә багышланган сыннарны тәртипкә китерү эше каралган. Аллеяләрдә, ял итү урыннарда яктырткычлар урнаштыру да планлаштырыла. Шулай ук балалар өчен тематик уен комплекслары, заманча спорт мәйданчылары булдыру да күздә тотыла. Җәен роликлапрда скейтларда, кышын исә чаңдыда йөреп була торган итеп эшләргә ниятлиләр. Биредә иң мөхиме тарихи һәм архитектур истәлекләрне саклап калу.

Бу эш республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә бу эш дәвам итәчәк. Киләчәктә яңа парклар, ял итү урыннары булдыру да күздә тотыла, - дип ышандыралар.

P.S. Агачларның угликислый газ йотып, кислород бүлеп чыгаруы турында мәктәптән үк беләбез. 1 гектар яшел үсенте 220-280 кг бүлеп чыгарылган заралы матдәләрдән арынырга ярдәм итә. Ә киләчәктә Татарстанда 800 гектар җиргә агач утырту планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading