16+

Соңга калма, дөрес сайла!

Федераль ташламага ия кешеләр, махсус программа нигезендә, бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Кайберәүләр бу дарулардан баш тартып, аның урынына ай саен акча алып баруны кулай күрә. Тик, еш кына, авырып киткәч, кыйммәтле дарулар кирәклеге ачыклана, әмма нидер үзгәртергә соң була. Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, аны акчага алыштырыргамы икәнен кеше 1...

Соңга калма, дөрес сайла!

Федераль ташламага ия кешеләр, махсус программа нигезендә, бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Кайберәүләр бу дарулардан баш тартып, аның урынына ай саен акча алып баруны кулай күрә. Тик, еш кына, авырып киткәч, кыйммәтле дарулар кирәклеге ачыклана, әмма нидер үзгәртергә соң була. Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, аны акчага алыштырыргамы икәнен кеше 1...

- Федераль ташламага ия кешеләргә ветеран, инвалидлар, нурланыштан зыян күрүчеләр һәм башка төр категория гражданнар керә. Бүген республикада дәүләт социаль ярдәменнән 141 мең кеше файдалана, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль пакет алуга кагылышлы өч сорау

1. Социаль хезмәтләр җыелмасының суммасы ни өчен һәр кешенеке төрле? Бөек Ватан сугышы ветераннары - бер, ә инвалид балалар икенче төрле сумма ала?

Бүген Татарстанда федераль ташламага ия 342607 кеше исәпләнә. Әйе, айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәркемнең төрле. Әйтик, I группа инвалидларга пенсияләренә ай саен 3538 сум өстәлә, инвалид балалар - 2527 сум, Бөек Ватан сугышы ветераннары 3700 сум ала. Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алырга карар кылган кешеләрнең шул айлык түләүләренә социаль пакет суммасы да кергән. Ул һәр кеше өчен дә бер - 1048, 97 сум. Алдарак әйтелгәнчә, кеше әлеге хезмәтләрдән файдаланырга яки аны акчага алыштырырга да мөмкин. Социаль пакет берничә өлештән тора: ташламалы дарулар, шифаханәгә юллама алу, тимер юл транспортында, шәһәрара транспортта дәвалану урынына барып кайту өчен юлда бушлай йөрү бәясе. Боларның теләсә кайсыннан баш тартып, аның урынына акчасын алырга була.

2. Социаль пакетны акчалата алу яхшыракмы? Әллә даруларга өстенлек бирергәме?

Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Шуңа да һәр кеше нәрсә кирәгрәген үз бизмәненә салып үлчи, үзе сайлый. Кайберәүләр социаль пакет нигезендә бирелә торган дарулар алар өчен кирәкле түгел, ә тиешлесе даруханәдә булмый дип зарлана. Социаль пакет акчасына даруларны сатып алсаң, кулайрак, дип санаучылар да бар.

Кинәт авырып китеп, тиешле дарулар алу өчен 807 сум гына җиткерә алмаучылар, ник социаль пакеттан баш тарттым икән, дип үкенә. Кем өчендер көндәлек кыйммәтле дарулар таләп ителә. Онкология, шикәр диабеты, башка көтелмәгән авырулар вакытында тотылган чыгымнар да бу акчалардан бик күпкә артыграк булуын онытмаска кирәк.

3. Социаль пакет алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр, теркәлү урыны буенча, Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. Моны Пенсия фондының сайтында теркәлеп, шәхси кабинет аша да эшләргә була. 2017 елда бушлай дарулар алучыларга кабат гариза язып тормаса да ярый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading