16+

Сорауларың җавапсыз калмас

3 сентябрьдә иртәнге сәгать 10нан кичке 18.00 сәгатькә кадәр Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте Татарстан буенча халыкны кабул итүнең бердәм көнен уздыра.

Сорауларың җавапсыз калмас

3 сентябрьдә иртәнге сәгать 10нан кичке 18.00 сәгатькә кадәр Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте Татарстан буенча халыкны кабул итүнең бердәм көнен уздыра.

Әлеге уңайдан Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә халкы Наркоконтроль һәм мәгариф идарәсе, муниципаль районнар хакимиятләре вәкилләренә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Халыкны кабул итү яңа уку елы башлануга бәйле. Наркополицейскийларның төп максаты да халыкны борчыган сорауларны ачыклау, яңа синтетик наркотиклар белән бәйле ситуацияләргә ачыклык кертү. Төбәкләрдә яшүсмерләрнең медикаментларның экстремаль дозасын алкоголь белән бергә кабул итү очраклары билгеле. Шуларның берсе кеше үлеменә дә китергән. Моның ише җинаятьләрне булдырмауның яңа ысулларын эзләү максатыннан да оештырыла бу кабул итүләр. Казанда исә ул ТР буенча Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсендә узачак, дежур частеның телефоны: (843) 274-30-30, 273-43-45.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading