16+

Социаль оешма хезмәткәрләренә бушлай юллама бирелә

Социаль учреждение хезмәткәрләре ел саен шифаханәгә барып ял итә, дәваланып кайта ала дип ишеттем. Шуның турында тәфсилләбрәк языгыз әле. Надия Сәлимова, Чаллы. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа пилот проектка старт бирелә. Аның нигезендә, министрлыкка караган дәүләт һәм муниципаль ведомстволары, учреждениеләрендә эшләүчеләргә шифаханәгә...

Социаль учреждение хезмәткәрләре ел саен шифаханәгә барып ял итә, дәваланып кайта ала дип ишеттем. Шуның турында тәфсилләбрәк языгыз әле.

Надия Сәлимова, Чаллы.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа пилот проектка старт бирелә. Аның нигезендә, министрлыкка караган дәүләт һәм муниципаль ведомстволары, учреждениеләрендә эшләүчеләргә шифаханәгә юллама биреләчәк. Әйтик, ул интернатлар, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, спорт мәктәпләрендә, мәшгульлек үзәкләрендә, социаль яклау учреждениеләрендә эшләүчеләргә кагыла. Юлламага бары тик уртача хезмәт хакы 28,6 меңнән артык булмаганнар гына ия була ала. Юллама республика бюджеты хисабына алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: шифаханәгә юлламаның 20 меңе генә түләнә. 20 меңлек сертификат алырга чираты җиткән гражданин Татарстанның теләсә кайсы шифаханәсен сайлап ала. Оператор акчаны шул шифаханәгә юллый. Ял ике атнадан ким булырга тиеш түгел. Сайлап алынган вариант кыйммәткәрәк чыгасы булса, хезмәткәр калган өлешен үз кесәсеннән түли.

Әлеге тәҗрибә уңышлы булып чыкса, аны бюджетның башка өлкәләренә дә кертергә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading