16+

Социаль ярдәм кемгә тиеш?

Соңгы арада еш кына социаль хезмәтләр җыелмасы турында ишетергә туры килә. Ул кемнәргә тиеш соң? Фатыйх Гарипов, Яшел Үзән. Халыкны социаль яклау турындагы федераль законга 2005 елда үзгәрешләр кертелгәннән соң, социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субьектларга тапшырылды, һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Халыкны социаль яклау турындагы законның төп...

Соңгы арада еш кына социаль хезмәтләр җыелмасы турында ишетергә туры килә. Ул кемнәргә тиеш соң?

Фатыйх Гарипов, Яшел Үзән.

Халыкны социаль яклау турындагы федераль законга 2005 елда үзгәрешләр кертелгәннән соң, социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субьектларга тапшырылды, һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Халыкны социаль яклау турындагы законның төп максаты - Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормасын булдыру. Кеше билгеле бер таләпләргә җавап биргән очракта гына социаль хезмәткә мохтаҗ, дип табыла. Социаль пакет беренче чиратта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына, хәрби хәрәкәттә катнашучыларга, сугышта яраланучыларга бирелә. Шулай ук блокадалы Ленинград яшәүчесе билгесе булганнарга, вафат булган ветераннар, хәрби хәрәкәт сугышчыларының гаиләләренә, авыру, җәрәхәтләнү, яшь яки инвалидлык буенча үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалтучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да социаль ярдәм җыелмасы тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading