16+

Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, Венгрия белән килешү төзеде

"Бүген безнең республика өчен әһәмиятле вакыйга- Казанда Европаның беренче консуллыгы ачылды. Карар безнең илләр башлыклары тарафыннан кабул ителде. Бу, бер яктан, җитди булышлык, икенчедән - зур җаваплылык, һәм без әлеге ышанычны акларга тиеш. Республика җитәкчелеге Венгриянең Генераль консуллыгына һәрьяклап булышлык күрсәтәчәк".

Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, Венгрия белән килешү төзеде

"Бүген безнең республика өчен әһәмиятле вакыйга- Казанда Европаның беренче консуллыгы ачылды. Карар безнең илләр башлыклары тарафыннан кабул ителде. Бу, бер яктан, җитди булышлык, икенчедән - зур җаваплылык, һәм без әлеге ышанычны акларга тиеш. Республика җитәкчелеге Венгриянең Генераль консуллыгына һәрьяклап булышлык күрсәтәчәк".

Бу сүзләрне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Сувар-плаза" сәүдә үзәгендә Венгриянең Генераль консуллыгын ачу тантанасында әйтте. Татарстанда Венгриянең Генераль консулы булып Ференц Контра эшләячәк.

Шул ук көнне Казанда икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясенең сигезенче утырышы булды.

- Безнең энергетика компанияләре Венгриядә актив эшчәнлек алып бара. Сәнәгать өлкәсендә дә хезмәттәшлекне җанландыру зарур, - диде Рөстәм Миңнеханов әлеге утырышта ясаган чыгышында. - Автокомпонентлар җитештерү буенча уртак эш башлау кирәк. Венгриянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе зур, без авыл хуҗалыгына кагылышлы хезмәттәшлеккә дә әһәмият бирәбез. Татарстан - нефть-химия буенча эре төбәк. IT-технологияләр юнәлешендә, энергиягә сакчыллык буенча , шулай ук мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеккә зур мөмкинлекләр бар. Россиядә Венгрия елы уңаеннан, Казанда Венгрия халык ансамбле чыгышлары булачак.

Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто:

- Татарстан икътисади яктан тиз үсүче төбәк. Без Татарстанда консуллык ачылуына шат. Төп хезмәттәшлек автомобиль төзелеше, энергетика һәм фармацевтика тармакларына юнәлтеләчәк. Автокомпонентлар җитештерүдә уртак хезмәттәшлек буенча махсус бизнес-форум үткәреләчәк, - дип, үзара хезмәттәшлекә теләктәшлеген белдерде.

Ул санкция, эмбарго кебек чикләүләрнең эшкуарларга нык зыян салуын да әйтеп үтте. Венгриядәге 800 мең урта һәм кече предприятиенең эшчәнлеге Россия белән бәйле булган, алар хезмәттәшлекнең кабат башлануын түземсезләнеп көтә.

Утырышта Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.

- Венгрия белән хезмәттәшлек килешүе төзергә Санкт-Петербург һәм Россиянең башка төбәкләре чиратта тора. Ләкин Татарстан, гадәттәгечә, тагын беренче. Россия төбәкләре арасыннан Татарстан беренче булып Венгрия белән хезмәттәшлек килешүе кабул итте. Бу килешү үзенең нәтиҗәләрен тизрәк күрсәтә башласын, - диде Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading