16+

Татарстанлылар Саранскида стадион-көймә төзи

Футбол буенча дөнья чемпионатына татарстанлылар Саранскида төзи торган стадион нәкъ менә кояшны хәтерләтә.

Татарстанлылар Саранскида стадион-көймә төзи

Футбол буенча дөнья чемпионатына татарстанлылар Саранскида төзи торган стадион нәкъ менә кояшны хәтерләтә.

Татарстанның зур спорт объектларын төзү буенча даны Россиянең чит төбәкләренә дә таралды. Хәзер безнең тәҗрибә Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнәчәк стадионнар төзелешендә дә кулланыла. «Казан-Арена» стадионын торгызган «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсенең чираттагы проекты Саранск шәһәрендә тормышка ашырыла (моңа хәтле без Самара шәһәрендәге төзелеш турында язган идек. - Ред.).

Мордовия башкаласында яңа стадион төзү карары инде 2010 елның гыйнварында кабул ителгән һәм 28 мең кеше сыйдырырга тиеш булган. Ә Саранск 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылучы шәһәрләр исемлегенә кергәч, стадионны ФИФА таләпләре буенча 45 мең кеше сыйдырышлы итеп ясарга булганнар. Иске проекттан бары тик «Юбилейное» дигән стадион исеме генә калган.
Саранск спорт корылмасы 30 мең урынлы, ул монолиттан төзеләчәк. Калган 15 мең кешелек урын җыелма конструкция ярдәмендә ясала, 2018 елдагы чарадан соң стадионның ул өлеше кулланылмаячак. Самара белән Саранск шәһәрендәге стадионнар тышкы яктан да бер-берсеннән аерыла. Мордовия башкаласындагысы көймә рәвешендә эшләнелгән.

Әлегә төзелеш урынында булачак стадион турында бары тик постаментка урнаштырылган зур футбол тубы гына әйтеп тора. Шәһәр халкы өчен ул инде үзенчә чемпионат символы.

- Төзелешкә территорияне әзерләү этабы узган ел октябрь аенда тәмамланды. Төзелеш шәһәрчеге - торак модульләр, офис корылмаларының эше төгәлләнде диярлек. Хәзер исә субай сугу, фундамент эшләре белән мәшгульбез, - дип белдерде «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры урынбасары Леонид Щупальцев.

Мордовия халкының матурлык яратуы Саранск шәһәренең инфраструктурасыннан ук күренеп тора. Стадион төзелешенә дә алар үзенчәлекле урын сайлаган. Шәһәр үзәгендә урнашкан спорт объектының ике ягыннан да Инсар елгасы ага. Стадион-көймә җирдән 4,5 метр аерылып торачак. «Казан-Арена»да субайларның биеклеге 12 метр булса, Саранск стадионында 17 метрга җитә.

Италиядә бөтен юллар Римга илтсә, Саранск шәһәрендә алар «Юбилей» стадионына юнәлгән. Футбол яратучыларга стадионга бару җайлы булсын өчен бөтен шартлар да тудырылган: шәһәр үзәгендә яшәүчеләр җәяү генә бара алса, ерактарак урнашканнар стадионга машина, метро белән килеп җитәчәк. Ә килгән кунаклар өчен 4,8 чакрым ераклыкта аэропорт, 2,4 чакрымда тимер юл вокзалы урнашкан.
Стадион дүрт секторга бүленгән, аның һәр секторында да керү урыннары бар. Көнбатыш трибуна - стадионның төп керү урыны булып торачак. Ул шәһәр үзәгенә һәм Инсар елгасына карап тора. Шунда ук эленмә медиафасад урнаштырылачак. Һәр сектор да халык өчен уңайлы итеп эшләнә. Анда ашау урыннары, беренче ярдәм күрсәтү нокталары, бәдрәфләр урнаштырачак­лар.

Мөмкинлекләре чикле булганнар да футбол уеннарын бернинди тоткарлыксыз күзәтә алачак. Инвалид коляскаларында утыручылар һәм ишетмәүчеләр өчен махсус урыннар булдырыла. Аерым гаилә секторы да әзерләнә. Анда өч яшьтән ун яшькә кадәр 100 бала сыярлык уен бүлмәсе булачак.

Алда әйтеп киткәнебезчә, стадионның тематикасы кояшны хәтерләтә. Җылылык, киң күңеллелек, тигезлек, стабильлеккә омтылу билгесе булган кояш мордва халкының милли тасвирламасында зур урын алган. Стадионның тышкы ягында да сары төс өстенлек итәчәк.

Бүген стадионда 300гә якын кеше эшли, шуларның 50 проценты - җирле халык. Татарстаннан исә биредә 65 кеше эшли. Әлки районыннан килгән Илнар Сафин - йөк төяү-бушату җайланмасы машинисты. Кыш көне территориядән кар чистарту эшләре белән шөгыльләнсә, хәзер ком, грунт, төрле материаллар төйи.

- Төзелештә эшләгәнемә инде өч ай. Өйдә йөкле хатыным көтеп тора. Мондый эш графигына икебез дә ияләнеп беттек инде, - ди ул. Алар ике атна эшләп, бер атна ял итәләр икән.
Саранск халкы исә төзелештән күзен алмый 2018 елда узачак чемпионатны көтә. Төзелеш китергән мәшәкатьләрдән дә зарланмый алар.

- Шәһәребез көн саен үзгәрә, матурлана. Күптән түгел генә яңа күпер салдылар. Елга яр буен төзекләндерергә дә вәгъдә иттеләр. Кунакханәләр, ял үзәкләре дә ачыла тора. Чемпионатка, Алла боерса, гаиләбез белән барачакбыз, - диде Саранск шәһәрендә яшәүче Лидия Николаева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading