Гадәттәгечә, 26 апрельдә үткәреләчәк концертка бер атна кала, «Татар дозор» чарасы оештырыла. Аның барышында төрле оешмалар арасында ике дәүләт теленең кулланылышы тикшерелә, Казанның тарихи урыннарына басым ясала.
- Быел «дозор»да ун команда катнаша, маршрутлар да озынаячак. Соңгы өч ел эчендә без аны фәкать мәктәп укучылары өчен генә оештырдык. Быел да шундый форматта үтәчәк, - дип белдерде «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро рәисе Тәбрис Яруллин.
Хәрәкәтне оештыручылар юбилей елына дип махсус 3D хәрефләр әзерләгәннәр. Агачтан ясалган зур алты татар хәрефе дә гади түгел: «Җ» хәрефенә утырып ял итеп булса, «Ә» хәрефе фотога төшү өчен менә дигән инсталляция. Гел сәхнәгә генә карап тору туйдыра дип, оештыручылар чараны ярминкә формасында ясарга булган. Акция барышында милли тәм-томнардан авыз итеп тә булачак. Бу көнне активистлар татар телен кулланган оешмаларга Рәхмәт хаты, ә аны кулланмаучыларга «Антипремия» бирә. Кемгә нинди премия биреләсе ахырга кадәр сер булып калачак.
- Узган ел без мәдәният учреждениеләренә «Антипремия» биргән идек. Бу исемгә Казан Кирмәне дә лаек булды. Аларның сайты татарча эшләми иде. Ләкин ул «кара исемлек»тән бик тиз төшеп калды. Сайтларында татарча хәбәрләр куя башладылар, - диде Тәбрис.
«Антипремия» очраклы гына бирелми. Ел дәвамында хәрәкәт активистлары татарча сөйләшмәүче оешмалар белән элемтәгә керә, татар телен эшегездә кулланыгыз, дип мөрәҗәгать итә, рәсми хатлар яза. Гади халык мөрәҗәгатьләрен дә җыялар. Менә шушы хатларга тискәре җавап биргәннәр ала да инде бу премияне. Ләкин премия алгач та, «Татар дозор» аларга тынгылык бирми, һаман шалтыратып, «үзгәрергә җыенасызмы?» дип сораштырып тора. Бу елны «кара» исемлектә - Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икән.
- Бу безнең фикер генә түгел, ә җәмәгатьчелек позициясе булды. Без, яшьләр оешмалары, иңне‑иңгә куеп бергә эшләргә тиеш, югыйсә. Активистлар аларга берничә тапкыр хат язган, ләкин министрлык «әгәр дә бушлай тәрҗемә итәргә телисез икән, рәхим итеп бездә волонтер булыгыз» дип җавап кайтарган. Бу җитди оешма җавабы түгел инде. Димәк, безнең татар теленә акча да, аны үстерергә теләгебез дә юк дигән сүз, - ди Тәбрис Яруллин.
Ләкин татар телен үз эшчәнлегендә актив кулланучы оешмалар да бар. Белгәнебезчә, «Билайн» - татар телендә сөйләшүче бердәнбер оператор. Гомумән, Россиядә татар телендә хезмәт күрсәтү - уникаль очрак. Удмурт яки мари телендә сөйләшми бит «Билайн». Баксаң, татарча сөйләшү файдалы икән.
Комментарийлар