16+

Югалган медальне кабат алып буламы?

Әткәй - сугыш инвалиды. Ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән иде, бер медале югалган. Ярый документлары сакланып калган. Шул медальне кабат алып буламы икән? Кая мөрәҗәгать итәргә була? Вазыйх Абдуллин. Югалган медальләрнең дубликатларын алу өчен, сезгә, теркәлү урыны буенча, җирле хакимият исеменә гариза язарга кирәк. Хөкүмәт...

Әткәй - сугыш инвалиды. Ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән иде, бер медале югалган. Ярый документлары сакланып калган. Шул медальне кабат алып буламы икән? Кая мөрәҗәгать итәргә була?

Вазыйх Абдуллин.

Югалган медальләрнең дубликатларын алу өчен, сезгә, теркәлү урыны буенча, җирле хакимият исеменә гариза язарга кирәк. Хөкүмәт бүләге бирелгәнне раслый торган документ, архивтан алынган белешмәләрнең күчерелмәсен дә гаризага беркетү сорала. Әлеге документлар нигезендә, яшәү урынына караган шәһәр яки район башлыгы Россия Президенты идарәсенә, бүләкнең дубликатын бирүне сорап, үтенеч язуы юллаячак. Гаризада медальнең ни сәбәпле югалуын да искәртергә кирәк. Сәбәп мөһимрәк булган саен, дубликатны алу мөмкинлеге дә зуррак.

Сорау, гозер, тәкъдимнәрегезне безгә 89178516962 һәм 8(843) 562-50-03 номерлары аша шалтыратып җиткерә аласыз. «ШК» сезне тыңлый!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading