16+

Үзенчәлекле балаларның үз уен мәйданчыклары булачак

Бүген, 27 октябрь көнне, республиканың психоневрология балалар шифаханәсе территориясендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус мәйданчык ачыла. Бу арбада хәрәкәтләнүче балалар өчен төзелгән беренче һәм бүгенгә Казанда бердәнбер мәйданчык булачак, диделәр Казан мэриясендә.

Үзенчәлекле балаларның үз уен мәйданчыклары булачак

Бүген, 27 октябрь көнне, республиканың психоневрология балалар шифаханәсе территориясендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус мәйданчык ачыла. Бу арбада хәрәкәтләнүче балалар өчен төзелгән беренче һәм бүгенгә Казанда бердәнбер мәйданчык булачак, диделәр Казан мэриясендә.

Дөрес, быел Азнакайда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Игелек паркы» ачылган иде. Районның 85 еллык юбилее тантанасына килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге паркны уңай бәяләде. Шулай ук Лениногорск районында да «Ал җилкән» тернәкләндерү үзәгендә инвалид-балалар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен махсус мәйданчык ясаган булганнар. Казанда да «Уңайлы мохит» программасы нигезендә, халык күп йөри торган кайбер паркларда физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен аерым шөгыльләнү урыннары, махсус таганнар куйганнар иде. Тик кызганычка, әлеге ял итү урыннарына инвалид кешеләрнең сирәк йөргәнлеге ачыкланган, ә менә физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен махсуслашкан таганнардан дөрес файдаланмыйча, кайбер сәламәт балаларның да егылу очраклары күзәтелгән. Кыскасы, мондый махсуслашкан мәйданчыкларны тернәкләндерү үзәкләре, хастаханәләр территорияләрендә булдырсаң, отышлырак, дигән фикергә килгән җитәкчеләр.
Бүген ачылачак мәйданчык турында мәгълүмат сорап, берничә министрлыкка мөрәҗәгать итеп карадык. Баксаң, әлеге эш белән башлыча хәйрия фондлары, иганәчеләр шөгыльләнә икән. Республиканың психоневрология балалар шифаханәсе территориясендә ачыла торган мәйданчыкны да «Бәхетле көн - («Счатливый день») хәйрия фонды төзетә.
- Үзенчәлекле балалар өчен уен корылмалары гадәти булырга тиеш түгел. Барлык җиһазларның ГОСТ таләпләренә туры килүе, лицензия узган булуы мөһим. Мәйданчык­та куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Мәйданчыкны да резин катлам белән түшәдек. Чөнки арбада хәрәкәтләнгәндә тәгәрмәчләр комда батарга мөмкин. Аннары мәйданчыкта ни өчен буш урыннар күп дип аптырыйлар. Бу арбада хәрәкәт итүче ике бала юлдан берьюлы узып китә алсынга эшләнгән. Балалар өчен гади уен мәйданчыгын төзетү 250-300 мең сумга төшсә, инвалидлар өчен махсуслашкан мәйданчык бәясе 600 мең сумнан артып китә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда Казан, Мәскәү компанияләренең ярдәме дә зур роль уйнады, - диде «Бәхетле көн» хәйрия фондының PR бүлеге җитәкчесе Мария Водянова-Харитонова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading