16+

77 яшьлек дөнья чемпионы Мәннаф Хөҗҗәтов: «Йөгергәндә, кош кебек очам»

Рязань өлкәсендә узган кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында Азнакайдан 77 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов алтын медаль яулап кайтты. Әлеге спорт төрендә өч тапкыр дөнья чемпионы, ун тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар республика күләмендә узган ярышларда җиңүче ул. Мәннаф абыйны котларга дип, үзе белән элемтәгә чыктык.

77 яшьлек дөнья чемпионы Мәннаф Хөҗҗәтов: «Йөгергәндә, кош кебек очам»

Рязань өлкәсендә узган кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында Азнакайдан 77 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов алтын медаль яулап кайтты. Әлеге спорт төрендә өч тапкыр дөнья чемпионы, ун тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар республика күләмендә узган ярышларда җиңүче ул. Мәннаф абыйны котларга дип, үзе белән элемтәгә чыктык.

Пенсия яшендә булуына карамастан, бүген дә Азнакайның 9нчы гомумбелем бирү мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара әле ул. Укучылар, аның төрле күнегүләр ясаганын шаккатып күзәтәбез, ул безне үз үрнәгендә тәрбия­ли, диләр.
Соңгы дөнья чемпионатында Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән спортчылар катнашкан. Татарстаннан бу ярышларда 50-59 яшьлекләр арасында Чаллыдан Ильяс Иксанов һәм 70тән узганнар категориясендә Азнакайдан Мәннаф Хөҗҗәтов көчләрен сынаганнар.

- Беренче көнне вакытка турникта тартылырга кирәк иде. Шәм кебек туры, төз итеп. Дүрт минут эчендә 40 мәртәбә күтәрелә алдым. Икенче көнне пневматик коралдан ату буенча көчебезне сынадык. Өченче көнне 5 чак­рымга чаңгыда ярыштык. Барлык нәтиҗәләр буенча, мин үз төркемемдәге 17 кеше арасында алтын медаль яуладым, - ди Мәннаф абый.
65 яшемдә 65 тапкыр турникта күтәреләчәкмен, дип максат куйган булган ул үзенә. Теләгенә ирешкән дә. Спорт зур ихтыяр көче, күп вакыт сорый. Ләкин ветеран спортчы, барысына да тырышлык белән ирешеп була, ди. Әтиләре сугышта һәлак булгач, кечкенәдән тормышның авырлыгын үз җилкәсендә татып үскән малай дүртенче сыйныфтан ук чаңгыга баскан. Йөзәргә өйрәнгән, йөгерә башлаган.

- Казанда яшәгәндә, үземне комлыктан өчәр сәгать йөгерергә мәҗбүр итә идем. Ике сәгатьтән соң тигезлектә кош кебек оча башлыйсың, рәхәт, - дип искә ала ул.
Хәзер дә үзенә таләпчән. Иртәнге алтынчы яртыда йокыдан тора, көне күнегүләр ясаудан башлана.
- Башта мускулларны җылытам, җиңелчә генә физкультура белән шөгыльләнәм, гантельләр күтәрәм, турникта тартылам. Кышын көненә ике тапкыр чаңгыда йөрим, атнасына бер тапкыр булса да, йөзәргә тырышам. Ярышлар алдыннан аеруча әзерләнәм, мускулларга көчне дә арттырам, ял юк диярлек, - ди.
Сабантуйларда да, турникта күтәрелү буенча күп кенә яшьләрне дә артта калдырып, беренчелекне яулый.
77 яшендә авырлыгы - 67 килограмм.

- Аерым туклану серем юк, - ди әңгәмәдәшем диета турындагы соравыма. - Көненә аз-азлап биш тапкыр ашыйм. Иртән боткасыз булмый. Аеруча солыныкы файдалы, йомырка да кирәк.
Аракы эчми, тәмәке тартмый, сәламәтлеген ныгытырга спорт ярдәм итә. Хәзер Мәннаф абый Казанда узачак республика күләмендәге җәйге полиатлон спорт ярышларына әзерләнә. Ветеран спортчыбызга уңышлар телик!



Фото: «Маяк» газетасыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading