Шәһри Казан

«Ак Барс» – беренче!

«Ак Барс» 17 февраль көнне Чеховта җирле «Витязь» командасы белән очрашты. Матч алдыннан кайберәүләр, Казан командасы плей-оффта шактый уңайсыз көндәше - Түбән Кама «Нефтехимик»ына чыкмаска тырышыр, бу уенны оттырыр, дип көтте. Бу фараз дөрес кебек тоелса да, матч ахырында барысы да киресенчә булып чыкты.

Реклама

Беренче период штрафка чыгулар белән генә истә калды дисәк тә, ялгыш булмас. Ә менә икенче периодның бишенче минутында «барс»ларның бер уенчысы штрафка чыгуыннан файдаланып, Георгий Белоусов мәйдан хуҗаларын алга чыгарды. Казанлыларны кыздырып җибәрергә шул җитә калды. 40 секунд узуга, сакчыбыз Степан Захарчук исәпне тигезләп тә куйды - 1:1.
Өченче периодта «Ак Барс» өч минут буе азчылыкта калып, утыз секунд буе өч уенчысы белән биш көндәшкә каршы сакланып торды. Шушы сабырлыкны «Витязь» хоккейчылары үзләре бер уенчыларын штрафка чыгарып «бүләкләде». 47 нче минутта Россия җыелмасы һәм «барс»лар һөҗүмчесе Алексей Терещенко мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмады - 2:1. 52 нче минутта Янне Песонен, Чехов хоккейчылары дүртәү калгач, исәпне 3:1 итте. Матчның соңгы минутында казанлылар янә өч уенчы белән генә калды. «Витязь»лар, капкачыларын алтынчы уенчыга алыштырып, матч бетәргә биш секунд кала, исәп аермасын киметте - 2:3.
Әлеге җиңү нәтиҗәсендә казанлылар Көнчыгыш конференциядә беренче урынны яулады. Гагарин Кубогы өчен көрәштә «Ак Барс» беренче булып Түбән Кама «Нефтехимик»ы белән көч сынашачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: