Шәһри Казан

«Ак Барс» чакыргач, «очып» килдем...

Николай Жердев «Ак Барс» уенчысы булды. Континенталь хоккей лигасы чемпионатында «Ак Барс» өчен ул 93 нче сан астында уйнаячак. Яңа уенчының дебюты «барс»ларның Чиләбедә булачак уенында ук көтелә. Моңа кадәр Электростальнең «Элемаш», Мәскәүнең ЦСКА, Коламбусның (АКШ) «Коламбус Блю Джекетс», Сиракьюзның (АКШ) «Сиракьюз Кранч», Мәскәү өлкәсенең «Химик»/ «Атлант», Нью-Йоркның (АКШ) «Нью-Йорк...

Реклама

Безгә исә ул 2011 елдан бирле уйнаган «Атлант»тан килде. «Ак Барс»тан кала башка вариантларны карап та тормадым», - ди Жердев үзе, казанлылар тренеры Валерий Белов белән эшләү мөмкинлеге тууына шатлануын белдереп. «Синең белән шундый дәрәҗәле, күренекле клуб кызыксына икән, нормаль хоккейчының моңа карашы бик уңай буласы көн кебек ачык. «Атлант» хәзер берникадәр авыр чор кичерә, плей-оффка чыгу зур сорау астында. Аннары клубта ничектер минем белән «Ак Барс»ның кызыксынуы турында да әйтеп ычкындырганнар иде», - ди яңа уенчы. Бер клубтан икенчесенә сезон уртасында күчәргә туры килүенә дә әллә ни хафаланмый ул. «Моның әллә ни кыенлыгы тумады. Аннан соң «Ак Барс»ның тиздән матчлар сериясен үз бозында уздыруы көтелә. Ул вакытка кадәр хатыным да килеп җитсә, миңа тагын да җиңелрәк булачак», - ди ул. «Ак Барс» чакыргач, «очып» килдем...
Николай Жердев «Ак Барс» уенчысы булды. Континенталь хоккей лигасы чемпионатында «Ак Барс» өчен ул 93 нче сан астында уйнаячак. Яңа уенчының дебюты «барс»ларның Чиләбедә булачак уенында ук көтелә. Моңа кадәр Электростальнең «Элемаш», Мәскәүнең ЦСКА, Коламбусның (АКШ) «Коламбус Блю Джекетс», Сиракьюзның (АКШ) «Сиракьюз Кранч», Мәскәү өлкәсенең «Химик»/ «Атлант», Нью-Йоркның (АКШ) «Нью-Йорк Рейнджерс», Филадельфиянең (АКШ) «Филадельфия Флайерз» командалары өчен уйнап тәҗрибә туплаган уенчы инде ул.
Безгә исә ул 2011 елдан бирле уйнаган «Атлант»тан килде. «Ак Барс»тан кала башка вариантларны карап та тормадым», - ди Жердев үзе, казанлылар тренеры Валерий Белов белән эшләү мөмкинлеге тууына шатлануын белдереп. «Синең белән шундый дәрәҗәле, күренекле клуб кызыксына икән, нормаль хоккейчының моңа карашы бик уңай буласы көн кебек ачык. «Атлант» хәзер берникадәр авыр чор кичерә, плей-оффка чыгу зур сорау астында. Аннары клубта ничектер минем белән «Ак Барс»ның кызыксынуы турында да әйтеп ычкындырганнар иде», - ди яңа уенчы. Бер клубтан икенчесенә сезон уртасында күчәргә туры килүенә дә әллә ни хафаланмый ул. «Моның әллә ни кыенлыгы тумады. Аннан соң «Ак Барс»ның тиздән матчлар сериясен үз бозында уздыруы көтелә. Ул вакытка кадәр хатыным да килеп җитсә, миңа тагын да җиңелрәк булачак», - ди ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: