16+

«Ак Барс» иң яхшы командалар исемлегендә

Франциянең Hockeyarchives.com порталы 2011/2012 сезон нәтиҗәләре буенча Европаның иң яхшы хоккей клубларының исемлеген игълан итте. Анда 250 клуб урын алган. Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Казан «Ак Барс»ы беренче унлыкка кергән. Ул - 8 нче урында.

Рейтингны узган сезонда Гагарин Кубогын отып, ил чемпионы исемен яулаган Мәскәү «Динамо»сы җитәкли. Икенче урында - регуляр чемпионат җиңүчесе «Трактор» (Чиләбе). СКА (Санкт-Петербург) һәм «Авангард» (Омск) - 3-4 нче урыннарда. Магнитогорск «Металлур»гы бу исемлектә - 9 нчы, Түбән Новгород «Торпедо»сы - 10 нчы урында. Узган елгы рейтингны җитәкләгән «Салават Юлаев» (Уфа) 16 нчы урынга төшкән. Түбән Кама «Нефтехимик»ы - 50 нче баскычта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading