16+

АККАН СУЛАР КИРЕ КАЙТМЫЙ, Ә УЕНЧЫЛАР КАЙТА

Бу көннәрдә Казан клубының элеккеге ярымсакчысы, Эквадор спортчысы Нобоаның кабат «Рубин»га кайту ихтималы турында сүзләр тынмый. Алай гына да түгел, «Рубин»ның Кристиан Нобоа өчен 4 миллион евро түләргә әзер булуы турындагы хәбәр дә таралды.

Футболчы, белгәнебезчә, 2011/2012 кышкы сезон аралыгында Мәскәү «Динамо»сына күчкән иде. Тик Казан клубында уңышлы гына чыгыш ясаган Кристиан Мәскәүгә китеп «солтан» була алмады. Бу сезонда «Динамо»ның уңышсыз чыгышы, өстәвенә клуб фанатлары белән мөнәсәбәтләрнең катлаулануы аны Казанда сыену урыны эзләргә мәҗбүр итә кебек. Нобоаны бит Казан белән футбол гына түгел, туганлык җепләре дә бәйли. Ул - Татарстан кияве. Үз вакытында «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев, ир-егетләрнең хатын-кыз итәгенә тагылуы хупланмаса да, кайбер футболчыларыбызның нәкъ менә шулай булуын, Казанда калуларын теләр идек, дигән иде. Бу юлы да Корбан Беки улы Нобоаның кире кайтуын кайгырта, дигән сүзләр йөри. Дөрес, баш остаз әлегә моны үзе кире кага.
Шушы көннәрдә генә булган бер әңгәмәсендә ул Нобоаның Казанга кайтырга теләве хакында беренче тапкыр ишетүен белдерде, футболчы белән үзенең шәхсән очрашуы турындагы хәбәрне уйдырма дип атады. Кем әйтмешли, хакыйкатьне вакыт күрсәтер. Әле кайчан гына «Ак Барс»ның баш тренеры Валерий Белов та сакчы Алексей Емелинның локаут чорында Казанда уйнау ихтималын шик астына куйган иде. «Ак Барс» формасын кигән Емелин бүген моның фантазия түгел, чынбарлык булуын уены белән раслый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading