16+

Аксубайда елына 40тан артык шахмат турниры уза

Район җирендә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат «җене кагылган». Районның һәр мәктәбендә бу уенга өйрәтә торган түгәрәкләр эшли. Ел саен шахмат буенча 40лап ярышлар уза. Әле шушы көннәрдә генә шахмат яратучылар Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтын оештыручы, аның ректоры булган Виталий Тимирясов...

Аксубайда елына 40тан артык шахмат турниры уза

Район җирендә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат «җене кагылган». Районның һәр мәктәбендә бу уенга өйрәтә торган түгәрәкләр эшли. Ел саен шахмат буенча 40лап ярышлар уза. Әле шушы көннәрдә генә шахмат яратучылар Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтын оештыручы, аның ректоры булган Виталий Тимирясов...

Район җирендә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат «җене кагылган». Районның һәр мәктәбендә бу уенга өйрәтә торган түгәрәкләр эшли.
Ел саен шахмат буенча 40лап ярышлар уза. Әле шушы көннәрдә генә шахмат яратучылар Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтын оештыручы, аның ректоры булган Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган шахмат уеннарына җыелды.
Без килгәндә, укучылар, баш та күтәрми, шахмат уйныйлар иде. 100гә якын катнашучы. Зур игътибар белән, ашыкмый гына һәр йөрешне уйлый алар. Бер уен 40 минутка кадәр сузыла икән. Катнашучылар арасында 7 яшьтән алып 70 яшьлегенә кадәр бар. Олыраклар читкәрәк китеп утырганнар. Чүпрәле районыннан кадәр килгән Мансур абый:
- Өйдә уйныйм мин, ярыш вакытында каушата, сәгать белән дә уйнавы авыр икән, - ди.
Алар төркемендәге Геннадий Горбатовны шахмат фанаты дисәң дә буладыр. 70 яшенә җитсә дә, шахмат уйнаудан туктамый ул. Үз тәҗрибәсен укучыларга да өйрәтә. Транспорт булмаганда, күрше авылдан 20 чакрым җәяү булса да килә, ди.
Тимирясов истәлегенә шахмат турниры Аксубайда икенче ел оештырыла. Ул - тумышы белән Аксубай районыннан. Үзе дә шахмат уйнарга ярата торган булган. Аның истәлегенә багышлап Аксубайда шахмат турниры уздыру идеясе - кызы, Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтының хәзерге ректоры Асия Тимирясованыкы. Идеяне район башлыгы Камил Гыйльманов та күтәреп алган. Шул рәвешле районда тагын бер якташлары истәлегенә шахмат турниры барлыкка килгән. Әлеге турнир ел саен уздырылыр дип планлаштыралар. Шахматчылар исә аны зур түземсезлек белән көтеп ала. Бүләкләре дә саллы. Быел, мәсәлән, гомумкоманда ярышларында беренче урын алган төркемгә 10 мең сум акчалата премия каралган. Ә шәхси категориядә җиңүчеләрне беренче урынга - 2000 сум, икенче урын - 1500, өченчегә 1000 сум акчалата бүләк көтә. Моннан тыш кубок, грамота, медальләр дә тапшыралар.
- Әти шахматны бик яратты, соңгы елларда еш кына оныкларына шахмат серләрен ача иде. Әлеге бәйгедә балаларның күп булуы мине бик сөендерә, - ди Асия ханым.
9-11 нче сыйныфлар төркемендә хөкемдар Алмас Камилов үзе дә 9 ел шахмат уйный. Әлеге спорт төре белән мавыгу балалар өчен бик файдалы, фикерне тупларга, игътибарны арттырыр­га, анализ ясарга өйрәтә дип саный. Үзе, КФУ студенты булгач та, шахматтан аерылмаган, Казанда шахмат мәктәбенә йөри башлаган.
Сүз уңаеннан, Аксубайдагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахматтан тыш укучылар мини футбол, чаңгы, волейбол, баскетбол, бадминтон, көрәш һәм башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнә. Мәктәпнең директоры Нияз Хәсәнов әйтүенчә, секцияләргә 600гә якын кеше йөри. Яшь чикләве юк, теләгән һәркем бирегә килә ала. Укучылар арасында республика, Россия күләмендә уңыш казанган спортчылар шактый. Мәсәлән, Диләрә Латыйпова - билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Илвира Сәләхова исә көрәшнең бу төрендә бронза яулаган, спорт мастерына кандидат.
- 10 яшемдә самбо түгәрәгенә йөри башладым. Ошады, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый башлагач, кызыксынуым тагын да артты. Кызлар өчен көрәш ят нәрсә тоелса да (гаиләбездә абыем да көрәшми), минем өчен бу кирәк. Үз-үземне яклый алам хәзер. Киләчәктә эчке эшләр системасына урнашасым килә, - ди Илвира.
Спорт мәктәбенә йөрүчеләр Аксубайда тиздән ачылачак бассейнны түземсезлек белән көтәләр. Районда Боз сарае булдырылгач, директор спорт мәктәбендә фигуралы шуу буенча түгәрәк тә ачарга ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading