Шәһри Казан

Акыл белән аңлап та, аршын белән үлчәп тә булмый

Узган атнада Казанда кышкы инвестиция форумында катнашкан Канада вәкиле, бизнес мәсьәләләре буенча аналитик Ральф Сильва безнең табигый шартлар шулкадәр охшаган, очкычтан төшүгә үземне шунда ук туган илемдәге кебек хис иттем дигән иде. Ул үзе өчен мөһим ике фактор - Россиядәге һава торышы һәм инвестицион климат турында хәбәрдар, аңа шунысы җитә....

Реклама

Ә менә быелгы локаутның тәмамлануын Континенталь хоккей лигасында көтеп уздырырга ниятләгән Канада хоккейчысы Джоффри Лупулны Россиядәге көнкүреш шартлары куркуга калдырган. «Торонто» командасы уенчысы бу сезонны Екатеринбургның «Автомобилист» командасында башлап җибәргән иде. Аның составында 9 уен уздырып, 6 очко җыйгач, ул КХЛ белән саубуллашырга булган. Россиядән китү сәбәпләрен хоккейчы туган илендә биргән интервьюларында кыска гына аңлата: Россиядә уйнау минем өчен кызыклы тәҗрибә булды, тик анда кире кайтмыйм.
«Мин локаутны кайда уздырырга дип баш ватканда, «Автомобилист» варианты килеп чыкты һәм мин озак уйлап тормыйча шул вариантны сайладым. Тел киртәләрен дә исәпкә алып, яңа илгә ияләшү мин уйлаганча ук җиңелләрдән булмады. Яшәү дә, мондагы гадәтләргә җайлашу да кыен булды. Беренче көнне Екатеринбург урамында коллегам белән һава сулап йөргәндә тротуарда ачык люк күреп шаккаттым. Хәзер бит монда кемдер егылып төшәчәк һәм кемнедер судка бирәчәкләр, дим. Иптәшем, хафаланмый гына: «Кемдер егылып төшәргә мөмкин анысы, тик бездә алай судлашып йөрергә яратмыйлар», - дип җавап бирде».
Чит ил гражданнары гына түгел, үзебезнекеләр өчен дә Россия әле һаман акыл белән аңлый алмый торган ил булып кала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: