16+

Алия Иксанова – россиялеләр арасында беренче

Финляндиянең Куусамо шәһәрендә чаңгыда узышу буенча Дөнья кубогының икенче этабы төгәлләнде. Безнең җыелма командада чыгыш ясаган Алия Иксанова бу ярышларда Россия спортчылары арасында иң яхшы күрсәткечкә иреште.

Беренче өч стартта Норвегия спортчысы М.Бьорген алдынгылыкны берәүгә дә бирмәде. Икенче урында - Польша чаңгычысы Ю.Ковальчик, өченче - норвегияле Х.Венг. Түбән Каманың «Нефтехимик» клубы чаңгычысы А.Иксанова 32 нче булып стартка чыкты, финишка 16 нчы булып килде - бу Россия чаңгычылары арасында әлеге этапта иң яхшы күрсәткеч.
Соңгы этаптан соң җиңүчеләр пьедесталына тулысынча Норвегия спортчылары менде, беренче урынны шул ук М.Бьорген яулады, аның тагын ике ватандашы - Т. Йохауг белән Х. Венг икенче-өченче урыннарны бүлеште. Күпкөнлек ярышларның бу этабында чаңгычылар классик стильдә 10 километрга узыштылар. Беренче унлыкка ике россияле - Мария Гущина (6 нчы урын) белән Алия Иксанова (8 нче урын) да керде.
Чаңгы узышы буенча Дөнья кубогының өченче этабы тиздән Канаданың Кэнмор шәһәрендә узачак. Татарстан спортчысы Алия Иксанова бу ярышларда катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертелгән. 13 декабрьдә Алия «классика» белән 10 км йөгерәчәк, ә 16 декабрьдә исә скиатлонда көчен сынап караячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading