16+

Алтын самбо

Алдан көтелгәнчә, Татарстан спортчылары Россия җыелма командасының медальләрен арттыруга үз өлешләрен кертте. Бигрәк тә көрәшчеләребез шатландырды. Мәсәлән, якташыбыз - Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студенты Анастасия Ковязина самбо буенча пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.

Настя 80 кг нан югарырак категориядә, аргентиналы Саманта Кесслерны җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Исәп тә «кычкырып» тора - 14:0!
Ярышта өченче урынны берьюлы ике спортчы бүлеште. Катерина Калюжная (Белоруссия) белән Харука Мурасе (Япония) туган якларына бронза медальләр алып кайтып китәчәк.
Россиянең самбо буенча халыкара класслы һәм дзюдо буенча спорт мастеры Анастасия Ковязина - җиңү тәмен яхшы белгән спортчы. Самбо остасы моңарчы да күптөрле ярышларда югары урыннар ала килде. «Финал авыр булмады, тик көндәшләр барысы да бик көчле һәм җиңүгә лаеклы иде. Җан атучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Аларның ярдәме искиткеч зур булды. Казанда, өйдә җиңүемә аеруча шатмын», - дип белдерде Настя, ярыштан соң. Чираттагы җиңү белән куандырган якташыбызны зур уңышы белән без дә котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading