16+

Америка НХЛдагы бушлыкны КХЛ белән тутыра

КХЛ океан артына да барып җитте. 10 октябрьдә Американың ESPN телеканалыннан Мәскәү «Динамо»сы белән «Лев» командасы (Прага) очрашуы трансляцияләнгән.

Америка НХЛдагы бушлыкны КХЛ белән тутыра

КХЛ океан артына да барып җитте. 10 октябрьдә Американың ESPN телеканалыннан Мәскәү «Динамо»сы белән «Лев» командасы (Прага) очрашуы трансляцияләнгән.

Уеннан соң Континенталь хоккей лигасы вәкилләре бу трансляциянең океан артында зур кызыксыну уятуын, Төньяк Америка компаниясенең Россия хоккее матчлары трансляциясен сатып алуын зур алгарыш дип атаган иде. Тик һәркемгә үзенеке якынрак шул. Америкага да КХЛ НХЛдагы локаут чорында бушлыкны тутыру өчен генә кирәк бугай. Моны «Динамо» - «Лев» очрашуын яктырткан комментаторлар бик ачык раслаган. Барри Мелроуз белән Стив Леви матчның зур өлешен локаутның кайчан бетәсен фаразлап, чех хоккейчыларының фамилияләреннән көлеп, кайсы команданың формасы матуррак дигән темага бәхәсләшеп уздырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading