16+

Анастасия Давыдова: «Теш-тырнагым белән тартып алган җиңүләрем бар»

Россиянең иң танылган спортчыларының берсе - синхрон йөзү буенча биш тапкыр олимпия уеннары чемпионы Анастасия Давыдова бер төркем Казан журналистлары белән очрашты. Ул үзенең уңыш сере, Казан турындагы фикерләре белән уртаклашты. - Казан сездә нинди тәэсирләр калдырды? - Казан - бик кунакчыл шәһәр. Мин моны инде Универсиада уеннары вакытында ук...

Анастасия Давыдова: «Теш-тырнагым белән тартып алган җиңүләрем бар»

Россиянең иң танылган спортчыларының берсе - синхрон йөзү буенча биш тапкыр олимпия уеннары чемпионы Анастасия Давыдова бер төркем Казан журналистлары белән очрашты. Ул үзенең уңыш сере, Казан турындагы фикерләре белән уртаклашты. - Казан сездә нинди тәэсирләр калдырды? - Казан - бик кунакчыл шәһәр. Мин моны инде Универсиада уеннары вакытында ук...

Россиянең иң танылган спортчыларының берсе - синхрон йөзү буенча биш тапкыр олимпия уеннары чемпионы Анастасия Давыдова бер төркем Казан журналистлары белән очрашты. Ул үзенең уңыш сере, Казан турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- Казан сездә нинди тәэсирләр калдырды?
- Казан - бик кунакчыл шәһәр. Мин моны инде Универсиада уеннары вакытында ук күрдем. Монда бөтен әйберне дә күңел биреп эшләнгәне сизелеп тора. Ә быелгы ярышлар - минем спортчы буларак түгел, ә кунак буларак килгән беренче чемпионатым. Казан тамашачысы шулкадәр киң күңелле, алар үз спортчыларына гына түгел, башкаларга да кул чабып, дәрт-дәрман биреп тора. Һәр спортчы өчен бу мөһим, чөнки тамашачы алкышлары суда үзеңне ышанычлы тотарга ярдәм итә.
- Россия җыелма командасы һәм Татарстан спортчысы Лилия Низамова турында ни уйлыйсыз?
- Безнең команда чыгыш ясаган вакытта һәрчак трибунадан күзәтәм, беләсезме, шул вакытта миндә горурлык хисе уяна. Техник яктан да, номер куелышы ягыннан да алар төп көндәшләре Кытай белән Япониядән бер башка өстен. Ә Лилия Низамова - Татарстанның зур дәрәҗәсе. Төбәкләрдәге талантлы балаларны без, гадәттә, Россия чемпионатында сайлап алабыз да Мәскәүдә өйрәтә башлыйбыз. Ә Лилия үз республикасында шөгыльләнеп, илнең җыелма командасына эләккән беренче кыз. Ул бик тырыш, максатына ирешүчән, бу ярышлар аңа уңыш китерер дип ышанам.
- Спорт карьерагызда иң авыр бирелгән җиңү нинди иде?
- Минем иң кыен дип саналган җиңүләрем, тешем-тырнагым белән тартып алганнар өчәү булды. Шуларның берсе - 2002 елда Анастасия Ермакова белән дуэтта Дөнья кубогына ия булу. Анда без беренче тапкыр, әле юниорлар була торып, олимпия уеннары чемпионнары - Япония командасын җиңдек. Ә 2004 елда Афинада узган ярышта финал вакытында ике тапкыр музыканы сүндерделәр. Алтын кесәдә генә дигәндә, бөтен хыялларыбыз чәлпәрәмә килә язды шул вакытта. Ләкин үзебездә көч табып, ахыргача чыгыш ясадык, барыбер алтын безнеке булды. Лондонда алган соңгы медалем чын мәгънәсендә авыр булды - 500 грамм. Бала тапкач, бер еллык тә­нәфестән соң, спортка кире кайту авыр бирелде.
- Сезнең уңыш формуласы нидә?
- Мин һәрвакыт камиллеккә омтылам. Беркайчан да ирешкән уңышым белән генә канәгатьләнмәдем, булган саен, күбрәк теләдем. Җиңәсе килгән кеше һәрвакыт алга омтылырга тиеш, шул очракта гына ул уңышка ирешәчәк.
- Карьерагызны тәмамлау дигән карар авыр бирелдеме?
- Спортчы спортка инде бөтен әйберемне дә биреп бетердем дигәч кенә китәргә тиеш. Минем шулай булды да. Пекинда узган олимпиададан соң да китәргә уйлаган идем, лә­кин әзер түгел идем әле. Башка спортчыларның җиңү пьедесталына басканын күреп, нишләп мин алар белән түгел дип, эчем поша иде. Лондоннан соң тынычландым. Хәзер бөтен көчемне яшь олимпия чемпионнары тәрбияләүгә багышлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading