16+

Ап-ачык – акылга сыймаслык

Сезон дәвамында тренерлар отставкасы Континенталь хоккей лигасында гадәти күренешкә әйләнде. Клуб җитәкчеләренең яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп килгән остазларны алмаштыруына да ияләнеп киләбез бугай. Шуңа күрә күптән түгел чемпионатның үтә дә амбицияле командасы булган СКАдан (Санкт-Петербург) Милош Ржиганың җибәрелүе әллә ни гаҗәпләндермәде. Инде ничә елдан бирле Гагарин Кубогы яулаудан башка максатны...

Ап-ачык – акылга сыймаслык

Сезон дәвамында тренерлар отставкасы Континенталь хоккей лигасында гадәти күренешкә әйләнде. Клуб җитәкчеләренең яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп килгән остазларны алмаштыруына да ияләнеп киләбез бугай. Шуңа күрә күптән түгел чемпионатның үтә дә амбицияле командасы булган СКАдан (Санкт-Петербург) Милош Ржиганың җибәрелүе әллә ни гаҗәпләндермәде. Инде ничә елдан бирле Гагарин Кубогы яулаудан башка максатны...

Әлегә команда турнир таблицасында ныклы 6 нчы урынны били. СКАның бу сезонда җиңүләрне кыенлык белән яулавы җитәкчелекне Ржиганы отставкага җибәрергә этәргән, диләр. Һәрхәлдә, бу рәсми версия. Нәрсә генә булмасын, төп хикмәт анда түгел. Шушы көннәрдә төньяк башкала командасына Финляндия җыелма командасы баш остазы Юкка Ялоненның киләчәге мәгълүм булды. Иң кызыгы шунда: Ялонен Финляндия җыелма командасы белән эшләвен дәвам итәчәк. Күптән түгел әңгәмәләренең берсендә ул бу хакта үзе ачык әйтте: «Җыелма команда белән төзелгән контрактны ахыргача үтәячәкмен. Май аенда Финляндиядә узачак дөнья чемпионатыннан соң гына отставкага китәм. Шуңарчы СКА минем ике постны берләштергәнем өчен Финляндия хоккей федерациясенә компенсация түләргә тиеш була». Ә бит Россия җыелма командасын җитәкләүне тапшыргач, безнең Зиннәтулла Билалетдиновка «Ак Барс»та эшләвен дәвам итәргә рөхсәт итмәгәннәр иде.
Тагын бер кызыклы мизгел: СКА КХЛның олигарх клубларыннан санала. «Газпром» ААҖ һәм аның Европага, БДБ илләренә табигый газ экспортлаучы бүлендек предприятиесе «Газпром экспорт» (дөньядагы эре экспортерларның берсе) - аның төп иганәчеләре. «Газпром экспорт»ны бер үк вакытта «Газпром» ААҖ идарә рәисе урынбасары вазифасын биләгән Александр Медведев җитәкли. Ул шул ук вакытта Континенталь хоккей лигасын гамәлгә куючыларның берсе буларак билгеле. 2008 елдан бирле лиганың президенты вазифасында. Димәк, хакимият һәм акчалар кемнең кулында, дөреслек шуның ягында була инде. «Газпром»ны, федераль каналлардан рекламаланганча, халык байлыгы белән ассоциацияләсәк, бу халык байлыгы хоккей дөньясында төп көндәшләребезнең берсе булган Финляндия тренерын сатып алу өчен тотыла булып чыга. Хәтерләсәгез, 2011 елда Ялонен җитәкләгән Суоми командасы безнекеләрне ярымфиналда җиңеп, соңрак дөнья чемпионы исемен яулаган иде.
Дөресен әйтергә кирәк, Ялонен Россия хоккей командасы белән параллель рәвештә чит ил җыелма командасын җитәкләгән бердәнбер белгеч түгел. Латвия җыелма командасы баш остазы Олег Знарок та 2008-2010 елларда МВД хоккей командасын, соңрак Мәскәү «Динамо»сын җитәкләде. 2009/2010 елда КХЛның иң яхшы тренеры булып та танылды. Тик Знарок барыбер үзебезнеке. Аның совет, төгәлрәге, Чиләбе хоккей мәктәбендә тәрбияләнүен онытырга ярамый. Өстәвенә Латвия командасы безнең өчен алай ук куркыныч көндәш түгел иде.
Турин Олимпиадасында Швеция җыелма командасын чемпион иткән, соңрак дөнья чемпионатын откан тренер Бенгт-Оке Густафссон да узган сезонда беркадәр Мәскәү өлкәсенең «Атлант» командасында эшләп алды. Тик ул вакытта швед белгече ил җыелма командасыннан киткән иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading