16+

Асылыбызга кайтабыз

Көләргәме, еларгамы - белмәссең... Яшәешнең төрле өлкәләрендә реформа дип башланган зур үзгәрешләр иртәме-соңмы кабат элеккеге халәтенә әйләнеп кайта.

Асылыбызга кайтабыз

Көләргәме, еларгамы - белмәссең... Яшәешнең төрле өлкәләрендә реформа дип башланган зур үзгәрешләр иртәме-соңмы кабат элеккеге халәтенә әйләнеп кайта.

Кышкы вакытны гамәлдән чыгару турындагы Указ гамәлгә керергә дә өлгермәде, вакыт күчешенә кабат әйләнеп кайту турында бәхәсләр куера башлады. Инде узган ел ахырында ук аның янәдән гамәлгә кертелү ихтималын ил җитәкчелеге дә кире какмады. Ни сәбәп беләндер, әлегә россиялеләрне икенче сезон «җәйләргә» калдырдылар.
2010 елда РФСның ул чактагы президенты Сергей Фурсенконың җиңел кулыннан, зур шау-шулар тудыруга карамастан, Россия футболы традицион «яз-көз» системасыннан Европадагыча «көз-яз» системасына күчкән иде. Россиядә кышның Европага караганда озынрак, салкынрак булуы да ныклы аргумент була алмады ул чакта. Яңа система тарафдарлары моның өстенлеге дип сезон башы һәм ахырында әйбәт хәлдәге газонда уйнау мөмкинлеге, командаларның Европа кубокларына әзерләнүе, трансфер «тәрәзә»се ягыннан уңайлы чор һ.б. өстенлеген атады.
«Яз-көз» системасыннан «көз-яз» системасына күчеш чоры булган 2011/2012 сезон ел ярым дәвам иткән иде. Һәм менә яңа хәбәр иреште: 2013 елның җәендә старт алачак Россиянең футбол буенча чемпионатының «көз-яз» системасы буенча уздырылучы соңгы чемпионат булуы бар. Россия футбол берлегенең яңа президенты Николай Толстых Россия футболына традицион «яз-көз» схемасын кайтарырга уйлый. Традицион системага кайту бигрәк тә икенче дивизионда чыгыш ясаучы командалар өчен уңайлы. Анда хәзер сезонның беренче һәм икенче яртысы арасындагы тәнәфес 5 ай ярым вакытка кадәр сузыла.
Артык бер әйбер өстәп булмый, Россиянең җор телле элекке Премьер-министры Виктор Черномырдин әйткәнчә инде, «хотели как лучше, а получилось как всегда».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading