Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елның 27 июнендә Норлат районы Яңа Иглай авылында дөньяга килә. Дәүләт иминлеге хезмәткәре гаиләсендә туган малай кечкенәдән спортны ярата. Гаиләдә 4 малай, Галимҗан алар арасында иң зурысы була. 1950 нче еллар башында Хөсәеновлар гаиләсе Куйбышевка (хәзерге Самара) күчәләр. Спорт белән шөгыльләнү өчен анда барлык мөмкинлекләр була. Бәхетенә өйләре нәкъ менә “Динамо” стадионы кырыенда урнаша. Шул вакыттан ул “Динамо Куйбышев”ның яшьләр командасында чыгыш ясый башлый. Спорт белән беррәттән укуны да алып бара. Ул Самарада урнашкан гидротехника уку йортына укырга керә. 1956 елдан ул “Крылья Советов” командасында чыгыш ясый башлый. Әлеге командада ул үзен бик актив күрсәтә. Әмма ләкин 1960 елда “Крылья Советов” югары дивизионнан төшеп кала. Галимҗан, үсер өчен, юлын Мәскәүдә дәвам итә. Анда ул “Спартак” командасына күчә.
Галимҗан Хөсәенов исеме бөек “Спартак” командасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Беренче көннәрдә аның уены бармый. Җанатарларга да, тренерларга да һәм башка уенчыларга да аның уенны үз өстенә алуы ошап бетми. Шуннан соң баш тренер белән сөйләшкәннән соң, ул уен стилен үзгәртә. 1967 елда Галимҗан “Спартак”ның капитаны итеп сайлана.
“Спартак” командасында уйнаган дәверендә, Галимҗан һәм аның хатыны Любовь өчен бик кайгылы бер хәл була. Яшь ярымлык чагында аның кызы үлеп китә. Ул көнне Любовь берничә секундка кызын калдырып, кухняга чыга. Ләкин сабый бала торып, ничектер тәрәзә шпингалетын ача... Шул чакта Галимҗанның уенчы карьерасы тәмамланырга да мөмкин иде. Ләкин ул, бирешмичә, әлеге авыр тормыш сынавын үтә. Бу хәлдән соң аңа да, хатынына да бик авыр була. Кайгылы вакыйгадан соң, Галимҗанны һәм аның хатынының кайгысын уртаклашып, “Спартак” командасы бердәм рәвештә аларга ярдәм күрсәтә.
Үзенең иң унышлы вакытын ул Мәскәү командасында үткәрә. Ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1969) була, өч тапкыр СССР кубогын ота (1963, 1965, 1971). 1960 елның 17 августында Галимҗан Хөсәенов СССР җыелма командасы составында беренче уенын үткәрә. Беренче официаль тубын 1964 елда үткән Европа беренчелеге финалында Испания җыелма командасына кертә. Шул уенда СССР көмеш медальләр яулый. Төрле халыкара турнирларда да Галимҗан СССР составында төп рольләрдә була. «Кубок Жоао Авеланжа» һәм «Кубок Пинто» ярышларында Бразилия уенчылары белән көч сынашканда үз осталыгын күрсәтә. 1963 елда Япония командасы капкасына 3 гол кертә. Гомумән алганда, Галимҗан Хөсәенов үз карьерасында 469 уенда катнашып, 141 гол кертә.
Карьерасын тәмамлагач ул тренер булып эшләп карый. Әмма ләкин төп тренер вазифаларын башкарырга мөмкинлек булмагач, ул әлеге эшчәнлекне туктата. 2010 елда 73 яшендә дәвамлы баш мие атрофиясе авыруыннан вафат була вафат була. Кабере Мәскәүнең Данилов зиратында урнашкан.
Комментарийлар