16+

Австралиядән – КАЗАНГА!

Исеме: Пета Вайт, академик ишү буенча XII Дөнья чемпионаты катнашучысы; Яшәү урыны: Австралия, Аделаида шәһәре; Уку йорты: Аделаида университеты; - Сезнең Казанга беренче тапкыр килүегезме? - Әйе. - Сезгә Казанның кайсы ягы ошады? Кайсысы ошамады? - Кремль күңелгә хуш килде. Без шәһәрдәге күп кенә урамнар буенча сәяхәт иттек. Бөкеләр булуы...

Австралиядән – КАЗАНГА!

Исеме: Пета Вайт, академик ишү буенча XII Дөнья чемпионаты катнашучысы; Яшәү урыны: Австралия, Аделаида шәһәре; Уку йорты: Аделаида университеты; - Сезнең Казанга беренче тапкыр килүегезме? - Әйе. - Сезгә Казанның кайсы ягы ошады? Кайсысы ошамады? - Кремль күңелгә хуш килде. Без шәһәрдәге күп кенә урамнар буенча сәяхәт иттек. Бөкеләр булуы...

Исеме: Пета Вайт, академик ишү буенча XII Дөнья чемпионаты катнашучысы;
Яшәү урыны: Австралия, Аделаида шәһәре;
Уку йорты: Аделаида университеты;
- Сезнең Казанга беренче тапкыр килүегезме?
- Әйе.
- Сезгә Казанның кайсы ягы ошады? Кайсысы ошамады?
- Кремль күңелгә хуш килде. Без шәһәрдәге күп кенә урамнар буенча сәяхәт иттек. Бөкеләр булуы ошамады, чөнки бер көнне «Универсиада авылы»ннан Ишкәк ишү үзәгенә барып җитү өчен 2 сәгать вакыт кирәк булды.
- Казанның нинди истәлекле урыннарын күрдегез?
- Кремль, Бауман урамы, «Кол Шәриф» мәчете, Благовещенск соборы, «Боҗра» сәүдә үзәгендә булдык.
- Татарстан кешеләре Австралия кешеләреннән аерыламы?
- Әйе, Татарстанлылар ярдәм кулы сузалар, һәр нәрсәне вакытында эшлиләр.
- Туган ягыгызда Казанны нәрсә искә төшерәчәк?
- Түбәтәй һәм бик яхшы үткән Дөнья чемпионаты.
- Моңа кадәр шундый зур чараларда катнашканыгыз булдымы?
- Әйе, моңарчы берничә дөньякүләм ярышта катнаштым. 2009 елда Франциянең Брив-ла-гайард шәһәрендә 19 яшькә кадәр булган студентлар арасында академик ишү буенча Дөнья чемпионатында алтын медаль яуладым. 2010 елдагы Дөнья чемпионатына (Беларусь, Брест) килсәк, анда 23 яшьтән кечерәк студентлар арасында көмеш медальгә ия булдым. 2011 елдагы Дөнья чемпионатында (Амстердам) 23 яшьтән кечерәк хатын-кызлар арасында дүртәрләп ярышуда дүртенче урынга лаек булдым. Шулай ук 2011 елда узган ачык Дөнья чемпионатында (Словения, Блед) дүртәрләп йөзүдә икенче урынны алдым.
- Ә Казанда нинди уңышларга ирештегез?
- Казанда исә хатын-кызлар арасындагы аерым ишү буенча прораммада җиденче урын яуладым.
- Киләсе Универсиадада катнашачаксызмы?
Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Мартта сайлап алу турлары булачак. Шуннан соң беләбез инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading