16+

Автоузышчылар ут уйнатты

Усад бистәсендә узган ял көннәрендә автомобильләр кар бураны туздырды.

Автоузышчылар ут уйнатты

Усад бистәсендә узган ял көннәрендә автомобильләр кар бураны туздырды.

А-1600 төркемендә кышкы трек узышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабында кискен көрәш барды. Казанның «Намус» спорт-техник клубыннан Тимур Тимерҗанов җиңү яулады. Тимур - ралли-кросс буенча ике мәртәбә Европа чемпионы исемен алуга ирешкән тәҗрибәле пилот. Шулай ук «Намус» клубы исеменнән чыгыш ясаган Рәсүл Миңнеханов һәм Түбән Камадан Олег Жаворонков («Кама-Euro») узышны икенче һәм өченче вакыт күрсәткечләре белән тәмамлады. «Тимерхан» спорт клубы вәкиле Рөстәм Миңнеханов призлы урыннарны алучылардан секундларга гына калышты.
«Национальный» төркемендә трек узышлары буенча Россия Кубогының 1 нче этапларында Тольятти спортчыларына тиңнәр табылмады. «Лада МПС-мотоспорт» клубы пилоты Дмитрий Брагин - беренче. «Автоваз ПРОО» клубы спортчылары Павел Кальманович - икенче, ә Владимир Шешенин өченче булдылар. «Национальный» төркемендә трек узышлары буенча Татарстан чемпионатының 1 нче этабында «Кама-Euro» клубы вәкиле Рафаэль Фәттахов җиңүне үз кулыннан ычкындырмады. Аның клубташы Олег Жаворонков - икенче. Тимур Тимерҗанов, бу төр узышларда да тимер ныклык күрсәтеп, финишка 3 нче булып килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading