Реклама
Хоккей. «Ак Барс» сезондагы иң зур җиңүгә иреште - җанатарлар Омск «Авангард»ы капкасына кергән җавапсыз 6 алканың шаһиты булдылар. Җиңүгә иң зур өлешне командага яңа килгән хоккейчылар кертте. Күпчелектә уйнаудан файдаланып, Шон Хешка исәпне 12 нче минутта ук ачты. Ярты минут узуга ук, Крис Бурк исәпне 2:0гә җиткерде. Беренче периодтагы...
Хоккей. «Ак Барс» сезондагы иң зур җиңүгә иреште - җанатарлар Омск «Авангард»ы капкасына кергән җавапсыз 6 алканың шаһиты булдылар. Җиңүгә иң зур өлешне командага яңа килгән хоккейчылар кертте. Күпчелектә уйнаудан файдаланып, Шон Хешка исәпне 12 нче минутта ук ачты. Ярты минут узуга ук, Крис Бурк исәпне 2:0гә җиткерде. Беренче периодтагы өченче алка исә Тим Стэплтон активында.
Икенче 20 минутта кунаклар капкасына тагын бер алка керде. Өченче периодта «барслар» омскилыларга, кагыйдә бозулары өчен, тагын җәза бирделәр - 5:0. Финал ноктасын, матч тәмамланырга 8 секунд кала, Кирилл Петров куйды. Соңгы нәтиҗә - 6:0.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз