16+

Барыбер җиңдек!

Хоккей буенча Дөнья чемпионаты дәвам итә. 7 май көнне Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Россия җыелма командасы Америка Кушма Штатлары белән очрашты. Латвия һәм Германия белән үткән алдагы ике уен безнең хоккейчылар өчен тренировка кебек кенә узса, бу уенда шактый тир түгәргә туры киләчәгенә шик юк иде. 2009 елгы дөнья чемпионатында америкалыларның...

Матч башланып китүгә үк Россия җыелмасының куркыныч һөҗүмнәре Бен Бишоп капкасына ява башлады. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: матчның 6 нчы минутында ук сакчыбыз Антон Белов суккан алка америкалылар капкасына шуды. Шуны гына көткән Пол Штястны башта 11 нче минутта алканы Россия капкасына төртеп җибәрде. 13 нче минутта Федор Тютинның штраф эскәмиясенә утыруын да гол белән билгеләп үтте ул. Исәп күз ачып йомганчы АКШ файдасына - 1:2гә әверелде. Океан арты дусларыбызның шатлыгы гына озакка бармады. Бер минут та үтмәде, Илья Ковальчук исәпне тигезләп тә куйды - 2:2.
Икенче периодта көндәшләр бер-берсенең капкасына берәр гол кертте. Башта 28 нче минутта Мэтт Ханвик АКШ командасын алга чыгарды, аннары 32 нче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Алексей Терещенко исәпне тигезләп куйды - 3:3.
Өченче период тулысынча Россия җыелма командасы басымы астында үтте дисәк тә, ялгыш булмас. «Ак Барс» сакчысы Евгений Медведев 54 нче минутта илебезне алга чыгарды. 56 нчы минутта һөҗүмче Александр Радулов матчта соңгы сүзне әйтте. 5:3. Россия җыелма командасы бу уеннан соң 9 очко туплап, үз төркемендә беренче бара. Киләсе уен бүген Франция җыелма командасына каршы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading