16+

Башкалада 20 мең волонтер эшләячәк

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына 100 меңнән артык спортчы һәм тренер, шулай ук меңнәрчә турист киләчәк.

Башкалада 20 мең волонтер эшләячәк

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына 100 меңнән артык спортчы һәм тренер, шулай ук меңнәрчә турист киләчәк.

«Универсиада-2013 башкарма дирекциясе» директорының урынбасары Игорь Сивов сөйләгәнчә, уеннар вакытында 20 мең волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Россиядән, БДБ илләреннән 5 мең егет һәм кыз Казанда волонтер буларак булышырга теләк белдергән. «Татарстаннан, Казаннан исә 15 мең волонтер туплана. Шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, рекрут акцияләре оештырыла. Волонтерларның 12 меңе - инглиз телен, ә 2 меңе Казанны һәм аның тарихын бик яхшы белүчеләр булырга тиешле», - диде Игорь Сивов.
Мэр Илсур Метшин, әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдереп: «Универсиаданың дәрәҗәсе ярышларны оештыруга гына түгел, ә спортчыларны һәм туристларны елмаеп каршы алуга, итагатьле хезмәт күрсәтүгә дә турыдан-туры бәйле. Универсиадага бәйле чаралар ай буена сузылачак, шунлыктан, волонтерларга зур өметләр баглыйбыз. FISU комиссиясе Универсиада корылмаларын янә карап китте. Универсиада авылында инде өч ел дәвамында 5 мең студент яшәде. Афәрин, тулай торакларда тәртип хөкем сөргән. Биредәге биналарга һәм бүлмәләргә косметик төзекләндерүләр генә үткәреләчәк», - диде.
Казанга эш буенча килгән Россиянең танылган актеры Константин Хабенский да «Кассир.ру» билетлар операторыннан Универсиаданың ачылу тантанасына һәм спорт ярышларының ике төренә билетлар сатып алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading