Шәһри Казан

Башкаланыкылар сынатмады

Казанда узган ел шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары Спартакиадаларында 35 меңнән артык кеше катнашты.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев чыгышында әйтелгәнчә, ярышлар спортның 9 төрендә үткәрелгән. 419 команда арасында барган волейбол ярышында Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе командасы җиңүче булды. Җиңел атлетикада «Метроэлектротранс» МУП командасына тиңнәр табылмады. Мини-футболда «Друзья-Триумфа» командасы уңышка иреште. Велосипедларда узышта янә шәһәрнең полиция хезмәткәрләре алга чыкты, ә йөзү бәйгесендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе командасы җиңде. Өстәл теннисы ярышында Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе командасы үзенең өстенлеген раслады. Үткән елның декабрендә оештырылган чаңгы узышларында шәһәрнең полиция хезмәткәрләре тагын беренчелекне яулады.
Мэр Илсур Метшин: «Казан - илнең спорт башкаласы. Россиядәге иң яхшы инфраструктура бездә. Корылмалар саны буенча безнең белән Сочидагы коллегаларыбыз гына көндәшлеккә тәкъдим итә ала. Универсиада мирасы белән проблема юк, корылмалар тулы, һәм алар эшләргә тиеш. Андый зур корылмалар түләүле хезмәт күрсәтүләрсез эшли алмый, әмма акча артыннан куып, артыгын кыланырга ярамый», - дип искәртте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: