16+

Бекхэм эчке кием җитештереп, Роналду чәч юып акча эшли

Forbes басмасы күптән түгел, 2011 ел йомгаклары буенча, дөньяның иң зур керемле футболчылары исемлеген игълан итте. Иң бай футболчылар рейтингының беренче баскычында - «Лос-Анджелес Гэлакси» клубы данын яклаучы 36 яшьлек Дэвид Бекхэм. Иң гламур футболчыларның берсе булган Бекхэм узган ел 46 млн доллар акча эшләгән, шуның 37 млн доллары спонсорлардан...

Бекхэм эчке кием җитештереп, Роналду чәч юып акча эшли

Forbes басмасы күптән түгел, 2011 ел йомгаклары буенча, дөньяның иң зур керемле футболчылары исемлеген игълан итте. Иң бай футболчылар рейтингының беренче баскычында - «Лос-Анджелес Гэлакси» клубы данын яклаучы 36 яшьлек Дэвид Бекхэм. Иң гламур футболчыларның берсе булган Бекхэм узган ел 46 млн доллар акча эшләгән, шуның 37 млн доллары спонсорлардан...

Forbes басмасы күптән түгел, 2011 ел йомгаклары буенча, дөньяның иң зур керемле футболчылары исемлеген игълан итте. Иң бай футболчылар рейтингының беренче баскычында - «Лос-Анджелес Гэлакси» клубы данын яклаучы 36 яшьлек Дэвид Бекхэм. Иң гламур футболчыларның берсе булган Бекхэм узган ел 46 млн доллар акча эшләгән, шуның 37 млн доллары спонсорлардан һәм рекламалардан кергән. Күптән түгел Дэвид танылган H&M киемнәр маркасы белән озак вакытлы килешү төзегән иде. Аның нигезендә ул футболкалардан алып эчке киемнәргә кадәр колачлаган үз киемнәр линиясен булдырды. Подиумнарда, модалы кичәләрдә еш кунак булган Бекхэм модельдән дизайнерга гына түгел, эшмәкәргә дә әйләнде. Моңа өстәп шуны гына әйтергә була: узган елның ноябрендә футболчы «Лос-Анджелес» командасы белән MLS кубогын откан иде, быел гыйнварда клуб белән ике елга яңа килешү имзалады. Анда уенчы, карьерасын тәмамлагач, Дэвидның MLS клубын ташлама белән сатып алу мөмкинлеге турындагы пункт кертелгән.
Испаниянең «Реал» һәм Португалия җыелма командалары лидеры, быел дөньяның иң яхшы футболчысы исеменә дәгъва итүче Криштиану Роналду миллионерлар исемлегендә икенче урында бара. 2011 елда ул 42 млн долларга баеган. Шуның яртысы - спонсорлар һәм рекламадан алынган керемнәр. Роналду - популярлыгыннан килгән акча керемнәрен социаль медиага салуның уңышлы үрнәге, ди белгечләр. Хәзерге вакытта аның «Фейсбук» социаль челтәрендә 42 миллион ярым җанатары бар, «Твиттер»да исә - 8 миллионнан артык. «Футбол йолдызы социаль челтәрдә фанатлары белән турыдан-туры аралаша икән, бу ул катнаша торган реклама кампаниясен бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгара, компанияләргә үз инвестицияләренең аклануын да тизләтә», - ди Burns Entertainment компаниясе президенты Даг Шабелман.
Нәкъ менә ул Роналду белән Clear шампунен рекламалау буенча өч еллык спонсор контрактын имзалауда турыдан-туры катнашкан кеше. Килешү масштаблы реклама кампаниясен «Фейсбук»та да алып баруны үз эченә ала.
Миллионер футболчыларның беренче өчлеген өч ел рәттән дөньяның иң яхшы футболчысы исеменә лаек булган «Барселона» йолдызы Лионель Месси йомгаклый. Яшь булуына карамастан, легендар футболчылар исемлегендә лаеклы урын алган Мессиның уңышлары уен кыры белән генә чикләнми. Испания чемпионаты һәм Европа күләмендәге ярышларда күпсанлы рекордлар куйган һөҗүмченең «Фейсбук»та 34,4 млн фанаты бар. Adidas, Pepsi, EA Sport брендларын рекламалау аңа узган ел 19 млн доллар керем китергән. 2011 елда ул барлыгы 39 млн доллар акча эшләгән.
Forbes тәкъдим иткән беренче бишлектә «Манчестер Юнайтед»тан Уэйн Руни белән «Реал» уенчысы Кака да бар. Аларның һәркайсының узган елгы акча керемнәре 20 млн доллардан артык булган.
Миллионерлар исемлегенең икенче унлыгында Россия футболы вәкиле «Анжи» уенчысы Самюэль Это'О да бар. 20 млн евролык хезмәт хакы белән Махачкала клубына күчкән Камерун уенчысын 2011 ел дөньяның иң күп түләнә торган футболчысы итте. Монда әле рекламалардан килгән керем исәпкә алынмый. Бер хезмәт хакына гына яшәсә дә, Это'О киң күңелле Россиядә кыенлык кичермәс иде анысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading