16+

Бер атуда ике куян

Мария Шәрәпова, ниһаять, күптәнге хыялына иреште - ул теннистагы иң абруйлы «Зур шлем» ярышларының барлык турнирларының җиңүчесе булды. Моңарчы Австралия, Америка һәм Англиянең ачык чемпионатларын откан теннисчы кызның коллекциясендә Франциянең ачык чемпионаты «Ролан Гаррос»та җиңү генә юк икән. Узган атнада әлеге турнирда тәүге тапкыр җиңү яулаган Шәрәпова «ике куян»ның койрыгыннан...

Мария Шәрәпова, ниһаять, күптәнге хыялына иреште - ул теннистагы иң абруйлы «Зур шлем» ярышларының барлык турнирларының җиңүчесе булды. Моңарчы Австралия, Америка һәм Англиянең ачык чемпионатларын откан теннисчы кызның коллекциясендә Франциянең ачык чемпионаты «Ролан Гаррос»та җиңү генә юк икән. Узган атнада әлеге турнирда тәүге тапкыр җиңү яулаган Шәрәпова «ике куян»ның койрыгыннан берьюлы каптырды: «Зур шлем» турнирларының тулы җиңүчесе булып танылды һәм профессиональ хатын-кыз теннисчыларның дөнья рейтингында беренче баскычка күтәрелде.
25 яшьлек Мария хатын-кызлар арасында теннис буенча Ачык чемпионатларның барлык турнирларын откан алтынчы теннисчы булды. Моңа кадәр бу уңышка Маргарет Крот, Крис Эверт, Мартина Навратилова, Штеффи Граф һәм Серена Уильямс ирешкән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading