Шәһри Казан

Бердыев – Самаренкин – 1:0

«Рубин»да соңгы бер елда хөкем сөргән тренер-президент каршылыгы беренчесенең өстенлеге белән тәмамланды.

Узган җәй Казан футбол клубына моңарчы туплы хоккей командасын югары үрләргә менгергән талантлы менеджер Дмитрий Самаренкин килгәч, баш тренер Корбан Бердыев белән ике арада команданы үстерүгә кагылышлы мәсьәләләрдә каршылыклар башланды. Баштарак ул киң гавамга артык сиздерелмичә, имеш-мимешләр рәвешендә генә таралса, сезон уртасында ярларына сыя алмаган елга кебек җәмәгатьчелеккә дә ташып чыкты. Ул чакта Казан клубының аерылгысыз өлешенә әйләнгән баш тренер Корбан Бердыевның командадан китү ихтималы көн кадагына менгән иде. Бары республика җитәкчелеге катнашында гына конфликт җайланды, тик мәсьәләнең ахырынача чишелеш тапмавы ачык иде. Бу атнада тренер-президент каршылыгына нокта куелды кебек. Президент Дмитрий Самаренкинның «Рубин» белән җитәкчелектән китүе рәсми хәбәр ителде.
Рәсми чыганаклар аның бу посттан гаять мәшгульлеге сәбәпле китүе хакында җиткерергә ашыкса да, спорт белән азмы-күпме кызыксынучыларга сәбәбе болай да аңлашыла иде инде. Өстәвенә, Самаренкин үзе «Советский спорт» газетасына бу хакта ачык аңлата:
- Клуб бит Россия Кубогын отты, соңгы турда ЦСКАны җиңде. Барысы да җайлана башлаган иде кебек бит. Ни өчен китәргә булдыгыз?
- Сез үзегез дә «Рубин»да нинди вазгыять икәнен беләсез. Шуңа күрә мин китәргә карар кылдым. Безнең икебезнең дә сораулар бар иде... Бүгенге вазгыятьтән чыгып Корбан Бекиевичның командада калуы яхшырак булыр дип уйладым.
- Сезнең арада һаман да аңлашылмаучылык калдымы?
- Безнең футболга карашларыбыз аерыла.
- Ул нәрсәдән гыйбарәт, бәлки тәфсилләбрәк аңлатырсыз?
- Тәфсилләбрәк Корбан Бекиевич аңлатыр.
Ничек кенә булмасын, хәзер командада яңа президент. Ул - «Связьинвестнефтехим» җәмгыяте генераль директоры Валерий Сорокин. Дистә елдан артык тренерлык итү дәвамында Казан клубын дөнья дәрәҗәсенә чыгара алырлык топ-клубка әйләндергән төрекмән белгеченең позицияләрен ныгытуына ике төрки республика арасындагы дуслык элемтәләре дә үз өлешен кертә, билгеле. Күптән түгел Татарстанга сәфәре вакытында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов та бит «Рубин» өчен гел җан атабыз дип горурланып сөйләде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: