16+

БЕРДЫЕВсыз «Рубин»ны нәрсә көтә?

«Рубин» футбол клубының ярымсакчысы Бибарс Натхоның Казанда калу-калмавы өлкән тренер Корбан Бердыевка бәйле. Әлеге тәҗрибәле уенчы башка тренер булган очракта Казанда калмавын белдергән.

БЕРДЫЕВсыз «Рубин»ны нәрсә көтә?

«Рубин» футбол клубының ярымсакчысы Бибарс Натхоның Казанда калу-калмавы өлкән тренер Корбан Бердыевка бәйле. Әлеге тәҗрибәле уенчы башка тренер булган очракта Казанда калмавын белдергән.

Билгеле булганча, Корбан Бердыевның Казан клубы белән контракты 31 декабрьдә төгәлләнә. Клубның эчке кухнясында ниләр барганын белми торып, күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары «Рубин» тренерының киләчәген фаразлап утыра. Кайбер уенчыларның Бердыевтан башка уйныйсы килмәвен аңларга була, ничек кенә булмасын, ул - Казан клубын ике тапкыр Россия чемпионы ясаучы, Европа аренасына чыгаручы, үз эшен белүче тәҗрибәле белгеч. Өченче тапкыр чемпионлыкка барганда Питер «Зенит»ы нәкъ менә Бердыев командасыннан Семак белән Бухаров кебек нәтиҗәле уенчыларны алып көчсезләндергән иде. Аңа хәтле «Рубин»ның түбән лигаларда ничек чыгыш ясаганы да исендә спорт сөючеләрнең.
Бибарс Натхоның агенты әйтүенчә, бу ярымсакчыны Казанда бар нәрсә дә канәгатьләндерә, клуб аның белән контрактны озайту ягында. Әмма Корбан Бердыев белән хәл ачыкланганчыга хәтле Бибарс бу эшне кичектереп торырга булган.
Моннан күренгәнчә, Бердыев урынына башка тренер килгән очракта, без яратып өлгергән кайбер оста уенчыларны да югалтуыбыз бар. Яңа тренер башка уенчылар белән яңа команда җыеп ниндидер уңышка ирешкәнче, берникадәр вакыт кирәк булыр әле. Анысы инде бөтенләй башка «Рубин» һәм бөтенләй башка тарих булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading