16+

Беренче коймак төерле

Европа турының Карьяла Кубогы этабында Россия җыелма командасы әүвәлге уенны Финляндия командасы белән уздырды һәм буллитлар исәбенә җиңелүгә дучар булды.

Беренче коймак төерле

Европа турының Карьяла Кубогы этабында Россия җыелма командасы әүвәлге уенны Финляндия командасы белән уздырды һәм буллитлар исәбенә җиңелүгә дучар булды.

Гадәттәгечә, әлеге уеннарда Европаның төп дүрт хоккей дәүләте катнаша - Россия, Финляндия, Швеция һәм Чехия. Әлеге турнир алда санап кителгән һәрбер илдә үткәрелеп, Европада иң көчле команданы ачыклау гына түгел, дөнья чемпионатына бик яхшы әзерлек этабы да булып тора.
Беренче уенда россиялеләр исәпне беренче булып ачуга иреште. Һәр ике якның да җиңүгә омтылышы көчле иде, шунлыктан, хаталар да аз булмады. Моны баш тренер З.Билалетдинов та ассызыклап үтте. Ул бигрәк тә сакчыларның күп хата җибәрүләренә басым ясады. Өченче периодта хуҗалар исәпне тигезләп, уенны овертаймга күчерә алдылар. Әмма өстәмә вакыт та җиңүчене ачыкларга ярдәм итмәде - уеннарның регламенты буенча, соңыннан буллитлар башкарылды. Билгеле булганча, буллит - лотерея билеты кебек, тик бу юлы оттырышсыз лотерея безнекеләргә туры килмәде. Нәтиҗәдә, исәп - 1:2.
Билгеле булганча, җыелма командада дүрт «Ак Барс» уенчысы чыгыш ясый. Моңардан тыш, Россия данын яклаучылар арасында элек Казанда уйнап киткән тагын ике хоккейчы - Рясенский белән Казионов та бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading