16+

Беренче матч җиңү китерде!

Казанның «Рубин» футбол командасы 2013/2014 сезонга үз уен кырында беренче матчны уздырды. Шөкер, ул безгә җиңү китерде. Санкт-Петербургның «Зенит» командасын 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште безнекеләр.

Беренче матч җиңү китерде!

Казанның «Рубин» футбол командасы 2013/2014 сезонга үз уен кырында беренче матчны уздырды. Шөкер, ул безгә җиңү китерде. Санкт-Петербургның «Зенит» командасын 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште безнекеләр.

Матч башланыр алдыннан, «Рубин» җанатарларына клубның яңа эмблемасы да тәкъдим ителде. Дөресен әйтергә кирәк, җанатарларның күпчелегенә бөтенләй ошамады ул. Беренче матч алдыннан булган сюрпризларның тагын берсе - «Большие танцы» телепроекты җиңүчеләре - Казан командасы биюе булды. Россия һәм Татарстан гимннарын байракларны күтәрү барышында «Голос» проекты финалчысы Эльмира Кәлимуллина башкарды.
«Зенит» баштагы мәлдә уенда үзен бик әзерлекле күрсәтә башлаган иде. Исәпне дә 6 нчы минутта ук ачты ул. Безнекеләр әле җавап тубын алар капкасына матчның икенче өлеше башында гына керттеләр. Калган вакытта ике команда да чын мәгънәсендә көчле, матур уен тәкъдим итте дияргә була. Эсселектән төп арбитрга уенны берничә тапкыр туктатып, футболчыларга су эчереп алырга туры килде хәтта.
«Рубин» матчның соңгы секундларында, уенда үз өстенлеген дәлилләп, таблодагы саннарны 2:1 итеп үзгәртә алды. Хәзергә ул турнир таблицасында беренче юлда тора. Аларга алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading