16+

Безгә кунакка килегез!

Быелның 6-17 июлендә булачак Студентларның халыкара Универсиадасыннан соң Казанга туристлар агымы берничә миллионга артыр дип фаразлана.

Безгә кунакка килегез!

Быелның 6-17 июлендә булачак Студентларның халыкара Универсиадасыннан соң Казанга туристлар агымы берничә миллионга артыр дип фаразлана.

Барселона шәһәрендә Олимпия уеннарыннан соң шундый ук хәл күзәтелгән. Безнең дә мондый ышаныч бар. Казан - бай тарихи-мәдәни мирасы, гүзәл табигате, Идел һәм Казансу елгалары, Кабан күлләре булган борынгы шәһәр.
- Узган ел Казанга 1 миллион 225 мең турист килде, үсеш 5 процентны тәшкил итә. Казан Россиядәге иң мәшһүр 10 шәһәр исемлегенә керә, - диде шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников. Казанда хәзер 3-4 йолдызлы 94 кунакханә, 17 хостел эшли. Универсиадага кадәр тагын 11 кунакханә сафка басачак. Кунакханәләрдә татар, рус милли ризыклары һәм Европа халыклары аш-сулары тәкъдим ителә, тарихи урыннарга экскурсияләр оештырыла. Һәр кунакханәнең диярлек саклаулы паркингы һәм автомәйданы бар. «Сервис камилләштерелә. Бу кунакханәләрдәге хезмәт күрсәтүгә генә кайтып калмый. Урамнарда да чисталык булу зарур. Россиядә Яңа ел башкаласы сыйфатында игълан ителгән Казанга кышкы каникуллар чорында килгән туристлар тротуарларның бозлавыклы булуыннан зарландылар», - диде Иван Сергеевич.
Башкалада тарихи-архитектура һәйкәлләрен, Иске һәм Яңа татар бистәләрен колачлы төзекләндерү эшләре үткәрелә. Казанда 2 меңнән артык урам бар. Тарихи бистәне, урамны, йортны эзләп табуны җиңелләштерү максатында, махсус карталар бастырылачак. Туристларга электрон мәгълүмат алу мөмкинлекләре дә киңәйтеләчәк. «Әлбәттә, табигый хаҗәт мәсьәләсен дә онытырга ярамый. Шәһәрдә җәмәгать бәдрәфләре төзелә, болардан тыш, тагын 25 урынга мобиль бәдрәф куелачак», - диде Иван Кадошников.
Туристлар белән эшләү өчен инглиз телен белүче экскурсоводлар кирәк. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне истә тотып, кунакханәләрдә махсус көйләү һәм үзгәрешләр кертү эшләре бара. Хәзергә барлык таләпләргә кунакханәләрнең 36 проценты гына җавап бирә. Казанда яңа кунакханәләр төзү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading