16+

Безнекеләр уяна башлады

«Ак Барс» Череповецта «Северсталь»не җиңүгә иреште. Ниһаять, 4 тапкыр җиңелүдән соң, «барс»ларга да уңыш елмайды. «Северсталь»гә каршы барган уенда «Ак Барс» 2:0 исәбе белән отты.

Безнекеләр уяна башлады

«Ак Барс» Череповецта «Северсталь»не җиңүгә иреште. Ниһаять, 4 тапкыр җиңелүдән соң, «барс»ларга да уңыш елмайды. «Северсталь»гә каршы барган уенда «Ак Барс» 2:0 исәбе белән отты.

Боз хуҗаларының тренерлары Андрей Назаров Россия җыелма командасында уйнап кайткан голкипер Василий Кошечкинны һәм команданың иң оста һөҗүмчесе Вадим Шипачевны ял иттерергә ниятләгән. Хәер, Кошечкинга алмашка килгән Денис Перетягинга тел-теш тидерергә нигез юк - ул 30 һөҗүмне кире кайтарды, бары тик берсенә генә җитешә алмады. 2 нче алканы кунаклар Перетягинны 6 нчы уенчыга алыштырган мизгелдә кертте. Беренче алка - Кирилл Петров исәбендә.
Уен башында Алексей Морозовның да исәпне ачып җибәрү мөмкинлеге бар иде анысы. Моңа ул беренче 20 минутлыкта билгеләнгән буллит белән ирешә ала иде. Әмма ул барып чыкмады. Икенче алканы инде уен бетәргә 18 секунд калганда буш капкага Яркко Иммонен озатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading