16+

Безнекеләр йөк зачетында – җиңүче

Бу көннәрдә Дакарда Africa Race раллие төгәлләнде. Безнең «КАМАЗ-Мастер» командасының экипажы йөк зачеты буенча тәүге җиңүен яулады. Моннан тыш, алар «внедорожниклар» арасында узган күмәк зачетта да икенче урынны алды. Беренчелеккә исә Луи Шлессер ия булды. Яр Чаллы «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажының Антон Шибалов, Евгений Яковлев һәм Дмитрий Сотников составында Africa Race...

Команданы рухландырырга «Дакар» раллиенда биш мәртәбә чемпион калган, «КАМАЗ-Мастер»га нигез салган кеше - Владимир Чагин экипажының штурманы Семен Якубов та барган. Семен 2009 елдан «Ефәк юлы» халыкара раллиен башлап җибәреп, аңа «Дакар» сериясе статусы яулаган шәхес.
Ә «Дакар-2013» трансконтиненталь раллиеның бишенче этабында безнең 501 нче санлы экипажыбыз финишка икенче булып килде. Әлеге экипажны Эдуард Николаев, Сергей Савостин һәм Владимир Рыбаков тәшкил итә. Беренче урынны исә Ханса Стейси җитәкчелегендәге голландиялеләр яулады. Алар безнекеләрдән 1 минут 53 секундка алданрак килә. Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев һәм Антон Мирный составындагы 505 нче экипажыбызга исә дүртенче урын, 510 нчы экипаж булган Андрей Каргинов, Андрей Мокеев һәм Игорь Девяткиннарга алтынчы урын гына эләгә. Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендәге техник ярдәм экипажы, 14 минут та 13 секундка соңарып, 11енче булып килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading