16+

Бүгенге спортка Озеровлар җитми

Совет чоры символларының берсе булган мәшһүр спорт комментаторы Николай Озеровның тууына бу атнада 90 ел тулды. 15 Олимпиада, хоккей буенча 30 чемпионат, 8 дөнья чемпионаты, футбол буенча 6 дөнья беренчелеге. Болар комментатор Озеров «биштәрендәге» иң эре турнирлар. Үз вакытында олысын да, кечесен дә, хәтта спортны үз итмәгән тамашачыны да телеэкраннарга...

Совет чоры символларының берсе булган мәшһүр спорт комментаторы Николай Озеровның тууына бу атнада 90 ел тулды. 15 Олимпиада, хоккей буенча 30 чемпионат, 8 дөнья чемпионаты, футбол буенча 6 дөнья беренчелеге. Болар комментатор Озеров «биштәрендәге» иң эре турнирлар. Үз вакытында олысын да, кечесен дә, хәтта спортны үз итмәгән тамашачыны да телеэкраннарга җәлеп итә алган бу комментаторның феномены нидә дигән сорауга замандашлары бертавыштан, спортны белүе генә түгел, рус теленең бөтен тәмен, байлыгын тоеп, дөрес итеп сөйли белүендә, көчле темпераментында, артистлык сәләтендә, дип җавап бирә. Бүгенге комментаторлар арасында да Озеров кебек һөнәре буенча актер булганнар да, аның кебек оста спортчылар да җитәрлек. Тик аларга, кызганыч, Озеровтагы кебек сөйләм культурасы җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading