16+

Бәхетсезлекме, әллә көчсезлекме?

1 сентябрь көнне Казанның «Рубин» футбол командасы Грозный «Терек»ы белән Россия Премьер-лигасы кысаларында 7 тур матчын үткәрде. Татарстан башкаласында үткән уенда бәхет кунакларга күбрәк елмайды.

Бәхетсезлекме, әллә көчсезлекме?

1 сентябрь көнне Казанның «Рубин» футбол командасы Грозный «Терек»ы белән Россия Премьер-лигасы кысаларында 7 тур матчын үткәрде. Татарстан башкаласында үткән уенда бәхет кунакларга күбрәк елмайды.

Матчта казанлылар бәлки уңышлырак та чыгыш ясаган булыр иде. Ни кызганыч, уенның башында ук Сергей Рыжиков капкасына кергән туп барысын да бозып куйды. 13 нче минутта «Терек»ка быелның август аенда күчкән Чад дәүләте ватандашы Эзекеэль Ндоасель керткән туп көтелмәгәнчәрәк булды, ахры. «Рубин»лылар беренче таймда ук бу голга җавап бирә алмадылар. 68 нче минутта гына Саломон Рондон Чечен Республикасыннан килгән кунакларның кәефен төшереп алды, әмма бу озакка булмады. 86 нчы минутта Мөхәммәт Митришев башы белән керткән гол «Терек»ка турнир таблицасында Петербург «Зенит»ыннан артта калмаска ярдәм итте. Исәп - 1:2, «Терек» файдасына. Өйдәге уенда бер очко да туплый алмаган казанлылар, 12 очколы килеш, 7 нче урынга төште.
Шушы көннәрдә Европа лигасында «Рубин»ның көндәшләре дә билгеле булды. Алар чемпионнар лигасында бергә уйнаган күптәнге танышыбыз Милан «Интер»ы (Италия) белән Сербиянең «Партизан» һәм Әзәрбайҗанның «Нефтчи» командалары булачак.
Милан «Интер»ы. Тулы исеме «Интернационале». 1908 елда оеша. Туган стадионы «Сан-Сиро»ны «Милан» командасы белән бүлешә. УЕФА рейтингында 7 нче урынны биләп тора. Узган сезонда Италия чемпионатында алтынчы урында гына калган. 2009 елда Европа чемпионнары лигасын откан команда хәзерге вакытта тирән кризис кичерә.
Белград «Партизан»ы. 1945 елда оеша. Туган стадионы «Стадион Партизана». УЕФА рейтингында 101 нче урында. 2012 елда Сербия чемпионы. Чемпионнар лигасының өченче раундында, Кипрның АЕЛ командасына оттырып, төшеп калган. Хәзер Европа лигасында чыгыш ясый.
Баку «Нефтчи»се. 1937 елда нигез салынган. «Өе» - Тәүфыйк Бахрамов исемендәге стадион. 2012 елда Әзәрбайҗан чемпионы. Чемпионнар лигасының өченче раундында Израильнең «Хапоэль» командасына оттыра. Шул сәбәпле, Европа лигасында чыгыш ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading