16+

Бибрас Натхо «Рубин»нан китәргә җыена

Бибрас Натхо Казанның «Рубин» футбол командасы белән контрактын озайтудан баш тарткан. 25 яшьлек үзәк ярымсакчының уены Россиянең һәм Европаның күп кенә клублары селекционерларының игътибарын җәлеп иткән. Хәзерге вакытта Бибрас Натхо белән Лондонның «Тоттенхем»ы аеруча нык кызыксына.

Бибрасның туганы һәм аның эшләрен алып баручы Адам Натхо, уенчының алдагы язмышы чемпионат тәмамланганнан соң ачыкланып бетәчәк, дип белдерә. «Безне «Рубин» җитәкчелеге белән тагын бер очрашу көтә әле. Бибрасның киләчәге турында төгәл әйтү шуннан соң мөмкин булыр, - ди ул. - Безнең белән чыннан да нык кызыксыналар, әмма бер клуб белән дә сөйләшүләр алып бармадык».
Бибрас «Рубин»га 2010 елның мартында Тель-Авивтагы «Хапоэль» клубыннан күчкән иде. Бибрас исәбендә «Рубин» данын яклаган 115 матч санала. Шулардан ул 25 тапкыр капкага туп кертүгә һәм тупны 26 тапкыр гол керергә мөмкинлек тудырырлык итеп иптәшенә бирергә өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading