«УНИКС»ның спорт блогына болай ук ашкынып барганым юк иде әле. Атнага ике тапкыр кергән физкультурага «теләк» түгел, «кирәк» йөгертә шул. Ә бүген бернинди спорт формасы да кирәкми, башкаларны күзәтеп тик йөриячәкмен. Казан федераль университеты «Сәламәтлек көне»нә багышлап уздырган чарада мин журналист буларак катнашам. Йөгерә-атлый Бауман урамыннан «УНИКС»ка күтәрелгәндә, башымда шундый...
Бәйрәм икәне сизелә: зал аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән, ишек төбеннән үк укытучылар каршы ала. Спорт бинасының берьюлы моның кадәр студентны күптән күргәне булмагандыр! Килгән бере теркәлү өстәленә юнәлә. Чиратсыз гына үтеп (вазифам рөхсәт итә!), чараның программасын кулыма төшердем. Көн бик тыгыз да, күңелле дә булырга охшаган. Ишек төбендә торган укытучының: «Сәламәтлек поезды кузгалырга санаулы минутлар калды!» - дигән сүзләре студентларны залларга куып таратты. Маршрутның беренче ноктасын билгеләп, мин дә мастер-классларга юл тоттым.
Йоганы нәрсә белән «ашаганнарын» беләм - атнага ике тапкыр физкультурада әлеге спорт төре белән шөгыльләнәбез. Шуңа күрә, мастер-класс узучы залга башымны гына тыгып карадым. Кулларын күкрәкләренә кушырып, лотос позасында утырган кызлар арасында урын да калмаган иде инде.
Пилатес дәресе барган залда егетләр дә күзгә чалынды. Икәү! Йомшак тавышлы укытучы баланс саклау кагыйдәләре белән таныштыра. Моның өчен үз организмың белән элемтә булдыру кирәк икән. Соңыннан студентлар барысы бергә «карлыгач» позасына бастылар. Беренче тапкырдан берәү дә үз организмын ишетмәде, әлбәттә. Тырышкан табар, диләрме?! Ниһаять, бер зал «карлыгач» күтәрелгәч, сокланудан, укытучы да тел шартлатты.
Шахмат залында, никтер, кеше азрак иде. Монда беләк көче белән генә булмый шул! Аның каравы, студентлар өстәл теннисын үз итәләр икән. Унлап партиянең уенын күзәтә торгач, спорт формасы алмавыма үкенеп тә куйдым. Хәер, минем уеннарда катнашмавым тренерларның кәефен төшермәгәндер - биредә «спортчылар» болай да җитәрлек.
Кызыксынуым өстәлләр янында җыелышып торучылар янына алып килде. Монда тәмәке тарту-тартмавыңны ачыклыйлар икән. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, иң арзанлы тәмәкегә дә аена 450 сум акча китә. Димәк, елына 5400 сумың төтенгә әйләнә дигән сүз. Тикшерүчеләр бу сумманы нинди максатларда кулланып булуын да ачыклаганнар: дуслар белән кафе, боулинг, аквапаркка бару, бию, фитнес белән шөгыльләнү, күптән кызыгып йөргән әйбереңне алу... Үпкәдәге сөрем газы күләмен ачыклаучы прибор янында озаграк тукталып тордым. Кеше үзе тәмәке белән дус булмаса да, тартучылар янында еш торса, үпкәсе зарарлануын белә идем. 20 ел гомерем эчендә, башкаларның төтенен сулап, организмда никадәр агу җыелды икән?! Дисплейдагы «0.00» саннарын күргәч, җиңел сулап куйдым. Миннән соң килгән кызга прибор «0.48» саннарын күрсәтте. Шунысына да игътибар итми кала алмадым: нәтиҗәләрне язып баручы кәгазьдә кызларның исемнәре күбрәк иде.
Казан федераль университеты - Татарстанда Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышлап шушындый чара үткәрүче бердәнбер югары уку йорты икән. Әлеге мәгълүматны спартакиадада катнашучыларны бүләкләү барышында әйттеләр. Ниһаять, физик тәрбия кафедрасы урынбасары Людмила Касатова минем белән сөйләшергә дә вакыт тапты. «Катнашучылар саны узган елларда 700-1000гә кадәр җитә иде. Быел да шул тирә булыр дип уйлыйбыз. Программаны ел саен үзгәртеп торабыз. Камилләшүдә чикләр юк бит!» - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Баскетбол һәм волейбол ярышлары башлангач, минем йөрәк бөтенләй урыныннан купты. Беренчедән, әлеге спорт төрләрен кызыксынып күзәтәм. Икенчедән, журфак кызларына көчле затлар болай да тансык, ә монда берьюлы никадәр егет, өстәвенә барысы да озынна-а-ар!.. Кызыксынуым артык көчле булгач, 9 см үкчәле аяк киеме дә онытылды: икесе ике катта урнашкан заллар арасында йөгереп кенә йөрдем. Баскетболда тарих институты егетләренә тиңнәр табылмады. Укытучылар һәм студентлар арасында узган волейбол ярышында яшьлек өстенрәк чыкты.
Чара ахырына үземнең дә спортчылардан ким армавымны аңладым. Аның каравы, бер кочак яхшы кәеф алып кайттым. Сәламәтлеккә дә әлеге көннең файдасы тими калмагандыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар